Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

71 сум 95 тиенеңне әзерләп тор

2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр үз көченә керде дип язган идек.

1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.

Аның якынча бәясе билгеле булды. Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аена бер кешегә – 71 сум 95 тиен, ә шәхси йортлардагылар аена бер кешегә 78 сум 5 тиен акча тиеш булачак дип билгеләгән.

Түләү йортта яшәгән кеше санына карап исәпләнәчәк. Түләүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык – штраф каралган.

Бөгелмә муниципаль районында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүне “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. Алар Россия Федерациясе законы нигезендә, чүп-чарны җыю, эшкәртү, зарарсызландыру һәм күмү эшләрен үтиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса