Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

2019 елның 1 гыйнварнан кертелгән законнар буенча, әниләргә пособие

Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз республика бюджеты хисабыннан бер тапкыр түләнә торган 50 һәм 100 мең сум акча алган.

Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

2018 елның гыйнвар–ноябрь айларында республикада 42 648 бала туган. Бу, 2017 елның гыйнвар–ноябренә караганда, 3,7 процентка кимрәк. "Без "Демография" илкүләм программасына кушылдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, авыл җирлегендә балалар санын арттыру буенча  Татарстан үз ярдәм чараларын гамәлгә кертте", – диде министр.

"Хатын-кызлар авылда кимендә өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшенә кадәр өченче баласын тапса, 100 мең сум түләнә", – диде Эльмира Зарипова.

Беренче балага федераль ярдәм чарасыннан тәүге тапкыр әни булган 15 мең 701 хатын-кызның 5892се файдаланган.

 

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса