Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Аш бар өйдә...

Белем көне алдыннан шәһәребездә тагын бер куанычлы вакыйга булды. 29 август көнне, урта-һөнәри уку йортлары арасында әйдәп баручылардан саналган Бөгелмә машина төзүчеләр техникумында өр-яңа ашханә ачу тантанасы үтте. Шулай ук Ленин урамыннан узып йөрүчеләр әлеге уку йортының тышкы кыяфәте үзгәрүен дә игътибардан читтә калдырмаганнардыр. Чыннан да, Ирек Ибраһим улы Хәбипов...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Бөгелмә машина төзү­челәр техникумы менә ике дистә елдан артык инде республикабызның көньяк-көнчыгышында химия һәм машина төзү өлкәсендәге оешма-пред­приятиеләр өчен хез­мәткәрләр әзерләү бе­лән мәшгуль. Үзенең эш­чәнлеге дәверендә техникум 4 меңнән артык шундый белгечкә юллама биргән. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә уку йорты Бөгелмә механика заводы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Әлеге предприятие белән икеяклы килешү дә төзелгән. Аның нигезендә, техникум "Татнефть" җәм­гыятенә кергән заводка квалификацияле эшче куллар әзерләп бирүне үз өстенә алган. Үз чиратында, җәмгыять ярдәме белән биредә киң күләмле ремонт эшләре башкарылган һәм әле бүген дә ул эшләр дәвам итә. Ә ашханәдә эшләр төгәлләнгән, студентлар анда кереп рәхәтләнеп тамак ялгап чыга, белем алу өчен көч туплый алалар.

Тантанада "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина, БМЗ директоры Михаил Швецов, ремонт эшләрен башкарган "Стройкомплектация" фирмасы директоры Ләззәт Әхмәтшин һәм башкалар катнашты. Аларның фикере уртак булды: "Аш бар өйдә бәрәкәт бар". Алга таба техникум үзенең яңадан-яңа уңышлары белән сөендерер дигән теләктә калабыз, моның өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса