Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бар шундый көн...

Кешелек дөньясы уйлап тапкан иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе - Үбешүләр көнедер, мөгаен. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Лилия РЕМЕЕВА,
үзәкнең социаль эшләр белгече.

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәк­лән­дерү үзәгендә бу көн­не гаҗәп күңелле ярышлар, бәйгеләр, теге яки бу дәрәҗәдә "үбешү" элементына барып тоташа торган "Парыңны тап", "Арада иң хисле", "Аркага - арка" дип атала торганнары кебек төрле кызык­лы уеннар оештырылды. Кунакларны шулай ук сюрприз да көтә иде: үзәккә Россия эстрадасы йолдызлары Наташа Королева, Лолита, Алсу, Пьер Нарцисс, Николай Басков та "килгәннәр" иде.

Бәйрәм чаралары тә­мамланыр алдыннан концертны алып баручы Фәрештә белән Иблис (социаль педагог И.Вдовина белән психолог О.Глазова) кунакларга, теләкләрен тели-тели, "Хыялларны чынга ашыра торган капкалар" астыннан үтеп чыгарга, алар якын арада чыннан да тормышка ашсын өчен "Бәхет агачы"на "йөрәкләр" элеп куярга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса