14 март 2013 яңалыклары
-
Киңәш-табыш
Үсентене ничек сайларга? Уңыш мул булсын дисәң, үсентеләрне дөрес сайлый белү бик мөһим. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, аның шулкадәр тизрәк үсеп китүе турында онытмаска кирәк. Үсентенең артык озын булып үскәнен сайламагыз, барыннан да элек, тамырга игътибарны юнәлтегез. Туфрактан казып алганда үсентенең тамырлары әйбәт сакланганмы - сатып алучы башта...
-
Үренте якты эзли
Орлык чәчеп, томат үрентеләрен үзләре үстерүче һәвәскәр бакчачыларның күбесе алар исәбенчә "әллә ни әһәмияте булмаган" бер ялгыш җибәрәләр: үрентеләр үсү чорында яктылык җитәрлек булсын өчен тиешле шартлар тудырмыйлар.
-
Бүгеннән тотыныйк
Март мәшәкатьләре Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын дәвам итәргә кирәк. Бу үсемлекләрне әле булачак көтелмәгән салкыннардан да саклаячак. Бураннардан соң агач ботакларына сарылган карны кагып төшерергә онытмагыз. Авыш урыннарга аркылы кар көртләре салып, кар суы тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә...
-
Бакчага ашыгыч ярдәм кирәкмиме?
Кыш үтте. Бу җимеш агачлары өчен дә, чәчәкләр-куаклар өчен дә зур сынау чоры булды. Бигрәк тә кар аз, ә һава температурасы я бик түбән, я нормадан югарырак булып, аннан кисәк суыткан быелгыдай кырыс кыштан соң культураларга аеруча игътибарлы булу сорала. Димәк, хәзер бакчачылар өчен дә сынау чоры җитте.
-
Әбиемнән үрнәк алам
Минем әбием - Равилә Нурияздан кызы Дәүлиева. Ул "Бөгелмә авазы" газетасын яратып укый. Бөгелмә шәһәре һәм районы яңалыклары белән даими кызыксынып бара.
-
Безнең кечкенә дусларыбыз
Хайваннарның кешеләргә уңай тәэсирен борын заманнардан ук белгәннәр. Ә бит чынлап та алар кешеләргә тулысынча ачылып бетәргә ярдәм итәләр, чөнки киң күңелле булып кыланып булмый, мәрхәмәтлерәк булырга гына мөмкин.
-
Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит- кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.
-
Алыплар кая киткән?
Алыплар дигәннән, әле дә хәтерлим, кечкенә чагында әбиебез белән дүрт бертуган кыз җиләккә йөри идек. Авылыбыз каршында гына таулар тезелеп киткән. Бер уемтыктан икенчесенә йөгереп, җиләк җыйганда түгәрәк өем янында туктап калдым: "Әбекәй, кара әле нинди матур тау!" - димен. "Кызым, биредә Алып батыр үзенең чабатасын салып каккан, менә шуннан...
-
Петр Рычков һәм татар тарихы
Узган ел танылган тарихчы һәм географ, мәгърифәтче, күпкырлы галим Петр Иванович Рычковның тууына 300 ел тулды. Ерак Вологдада 1712 елның 1 октябрендә туган, 1777 елның 15 октябрендә бакыйлыкка күчкән һәм хәзерге Бөгелмә районының Спас авылында җирләнгән бу рус галименең татарлар турында да хезмәтләре шактый һәм әһәмиятле фикерләре бар. Ә милләтебезнең...
-
Без дә йөгердек ут тотып
*Кайтаваз "Бөгелмә авазы"ның 20 февраль санын карап утырам. Икенче битен ачсам, күзем "Универсиада уты - Кодашта" дигән мәкалә белән фотосурәткә төште. Ничек кызыклы итеп оештырганнар бит рәхмәт яугырлары! Ул балаларның шатланып елмаюлары гына да ни тора, күңелләр күтәрелеп китте.
-
Өлкәннәр яңалыкка омтыла
11 март көнне Карабаш бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә компьютерда өйрәтү курсларына йөргән бер төркем пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды.
-
Язларны сагынып…
Күңелләргә нурлар өстәп килә Менә тагын матур язларым, Яшәртә күк мине яшь чактагы Онытылмас яшьлек назларым. Яшәү ямен алып килә язлар Галәмдәге һәрбер кешегә, Язлар дәва бирсен авыруга Сулар сибеп яшәү көченә. Туган илем, артсын байлыкларың, Тыныч булсын иде дөньялар, Яз аенда яуган энҗе карлар Игеннәргә булсын шифалар. Гөрләвекләр белән...
-
Тыңлый, тикшерә, чара күрә – ул безнең “Роспотребнадзор”
"Кулланучыларның гадел хөкеме" - традицион рәвештә ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен "Роспотребнадзор" быел әнә шундый девиз астында билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
Сөйләү осталыгын арттыралар Россия Ислам университетында, республика имамнарының һөнәри белемнәрен арттыру җәһәтеннән, ораторлык осталыгы буенча махсус курслар эшли. Моның өчен Татарстан башкаласы Казанга Согуд Гарәбстаны Мәгариф министрлыгыннан белгеч килгән. Ул берничә көн дәвамында дин әһелләренә халык арасында ничек чыгыш ясау серләрен төшендерәчәк, дип хәбәр итә Ислам университеты матбугат үзәге. Россия...
-
Алар белән яшәү җиңелрәк
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймов бу көннәрдә шәһәребездәге халыкны социаль яклау учреждениеләрендә булып, андагы вәзгыять белән танышып йөрде.