18 март 2015 яңалыклары
-
ТАБИБЛАР КИҢӘШТЕ
Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган шәһәр һәм район табиблары советы киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров чыкты....
-
НИ ЧӘЧСӘК, ШУНЫ УРЫРБЫЗ
Концертлар еш килеп тора Бөгелмәбезгә, Аллага шөкер. Вакытың гына җитсен дә, кесәң генә чыдасын. Февраль ае бай булды мәдәни тамашаларга. Техника йорты һәр кич диярлек шау-гөр килеп торды. Менә шул тамашаларның берсе - Фирдүс Тямаев концерты турында фикер уртаклашасым килә хөрмәтле укучым белән. Мин үзем - сәнгать кешесе. Сәхнә -...
-
“Спектр”да – җыелыш
2015 елның 20 мартында 13 нче мәктәп бинасында кичке сәгать 5 тә "Спектр" идарәче компаниясенең отчёт җыелышы була. Көн тәртибендә - компаниянең 2014 елда алып барган эшчәнлеге турында хисап.
-
Бүләк уйнату
Газетабызның 6 март - җомга санында Фирдүс Тямаевның автографы куелган стена календарьларын уйнату турында язган идек. Бирелгән сорауга җа-вап язучы булмады. Ләкин бүләк ул кемгә дә булса тапшырыласы әйбер. Шуңа да календарьларны "Бөгелмә авазы" газетасы-ның "ВКонтакте" сайтындагы төркеменең иң актив кунакларына бирәбез. Алар - Илвира Әхмәтҗанова, Гөлсинә Галимуллина һәм Лилия...
-
“Бик әйбәт”
Газетаның үз сайты булганын күпләр белә. Тик менә аның мөмкинлекләреннән файдаланучылар гына күп түгел. Мәсәлән, теге яисә бу мәкаләгә, аның авторына яисә анда күтәрелгән проб-лемага карата үз фикереңне калдыру, ягъни комментарий язу дигән мөмкинлектән. Шушы нисбәттән укучыларыбызны активлаштырып җибәрү максаты белән без сайттагы комментарийларга бераз күзәтү ясарга булдык. 16 гыйнварда...
-
Яңа программа
Татарстан Республикасы Россия гаиләсе өчен торак программасын гамәлгә ашырырга кереште һәм 2017 елның 1 июленә кадәр 1,5 миллион квадрат метр эконом-класслы торакны файдалануга тапшырырга йөкләмә алды.