Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Ышансаң - ышан...

"…Җен-пәриләр бар диләр". Ерак балачакта әби-бабайларыбызның менә шулар турында сөйләгәннәрен без әкият дип кабул итә идек. Бөек Тукаебыз әйтмешли, "...җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул". Ә менә тормышта булган кайбер гаҗәеп хәлләр безне кайчакларда икенче төрле уйларга мәҗбүр итә. Дөньяда - Икенче Бөтендөнья, илдә Бөек Ватан сугышы бара. 1944 еллар...

"…Җен-пәриләр бар диләр". Ерак балачакта әби-бабайларыбызның менә шулар турында сөйләгәннәрен без әкият дип кабул итә идек. Бөек Тукаебыз әйтмешли, "...җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул". Ә менә тормышта булган кайбер гаҗәеп хәлләр безне кайчакларда икенче төрле уйларга
мәҗбүр итә.
Дөньяда - Икенче Бөтендөнья, илдә Бөек Ватан сугышы бара. 1944 еллар тирәсе булыр, карт солдат Ярми сөйли: "Шулай бер төнне урман полосасыннан ерак булмаган урында окоплар казып, йокларга әзерләнәбез. Шулвакыт якында гына аермачык итеп "Сак! Сок!" дигән тавышны ишеттек. Бер мин генә түгел, күрше окоптагы солдатлар да ишеткән булып чыкты. Аналары каргаган агалы-энеле Сак белән Сокны без балачактан ук уйдырма, әкияти образ дип кабул иттек, ләбаса. Ә монда шундый хәл. Ышанмас җиреңнән ышанырсың, билләһи".
Газетадан менә шушы язманы укыгач, уйга калдым. Кадерле мөселман кардәшем, ни генә булмасын, чынбарлыкмы, әкиятме, "Сак-Сок" әсәре безне бер-
беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булырга чакыра, якыннарыбызны юкка-барга рәнҗетмәскә өнди.
Әбүзәр ШАКИРОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса