Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Иҗат чишмәсе саекмасын

"Бөгелмә авазы"н бик яратып укыганга, мин аңарда "казынып" утырырга яратам, газета битләрендә үземә күп байлык табам. Ул байлыкны сезнең белән дә бүлешәсем килде, газета укучыларыбыз. Менә, мәсәлән, Ягсуп Мортазин: шигырьләре искитмәле, мәкаләләре тирән эчтәлекле аның. Ветеран укытучы язмалары белән яшь буында югары әхлак, шәфкатьлелек, рәхимлелек тәрбияли. Гайшә Хәсәнова каян алып...

"Бөгелмә авазы"н бик яратып укыганга, мин аңарда "казынып" утырырга яратам, газета битләрендә үземә күп байлык табам.
Ул байлыкны сезнең белән дә бүлешәсем килде, газета укучыларыбыз. Менә, мәсәлән, Ягсуп Мортазин: шигырьләре искитмәле, мәкаләләре тирән эчтәлекле аның. Ветеран укытучы язмалары белән яшь буында югары әхлак, шәфкатьлелек, рәхимлелек тәрбияли. Гайшә Хәсәнова каян алып бетерәдер шулкадәр төгәл фактларны һәм саннарны, гаҗәпкә калам. Ришат Гәрәев, Мәхтүмә Галләмова, Әлфинә Кәримова, Әбүзәр Шакиров (аның "Нигез чакыра" дигән мәкаләсен кат-кат укыдым), Фазыл Вәлиәхмәт, Рифнур Хисамовларның язмаларын укыгач, үземне гүя яшьлеккә кайтып килгән кебек тоям. Әхмәтҗан Хәйдәровның, Әнәс Назыймовның (бу җирле авторның мәсәлләре дә бик үткен була) мәкаләләре исә көн кадагына "суга". Авылдашым Равилә Арсланованың язганнары үзенә тартып тора. Рәмзия Галимова, Мөбәширә Шәрәфетдинованың шигырьләрен бик яратып укыйм мин. "Бөгелмә авазы"н укучы башкалар да минем фикерләр белән килешәдер, шәт.
Бу үтә авыр заманда шундый тирән эчтәлекле, халык гозеренә битараф булмаган, һәрчак киңәш-табыш итүче "Бөгелмә авазы" газетасына, аның коллективына эшләрендә уңышлар насыйп булсын, иҗат чишмәләре бер дә саекмасын, гаиләләрендә иминлек хөкем сөрсен. Иң мөһиме, киләсе 2015 елда да шушы бердәнбер газетабызның тиражы һич тә кимемәсен, киресенчә, аның укучылары тагын да күбәйсен дигән теләктә калам.
Тәслия ХӘЕРОВА.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса