Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Иң мөһиме – кеше булып кал!

“Ялкын” социаль-приютында куркынычсызлык атналыгы кысаларында экстремизм һәм террорчылыкка каршы чара узды.

Яшүсмерләр, укытучылары җитәкчелегендә, бу юнәлеш буенча рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе оештырдылар. Микрорайонда яшәүчеләр белән “Без терроризмга каршы” дигән акция үткәрелде. Анда һәр катнашучы үз карашын белдерде.

Хәтер дәресендә балалар экстремаль шартларда үз үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, корбаннарны искә алдылар.

Бу хокукый дәрестә мөселман рухание Наил хәзрәт Йосыпов төп төшенчәләрне аңлатты. Укучыларга  киләчәктә файдасы тиячәк киңәшләр бирде. 

– Нинди генә шартларга килеп эләккәндә дә, беренче чиратта кешелекне саклап калырга, намусны югалтмаска кирәк,  – диде ул.

Лилия САФИНА, тәрбияче.

Наилә Шәйхуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса