Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Юллар, юллар...

Шушы көннәрдә Бөгелмә районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булып китте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән алар транспорт челтәре үсеше перспективасы, төзелеш һәм автомобиль юлларын ремонтлау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр, районның төп автомагистральләрендә, шулай ук тиздән укытучыларның республика август киңәшмәсе узачак урыннарда...

Бөгелмә муниципаль районының федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдәге юл челтәре озынлыгы 860 километрдан артып китә. Агымдагы 2015 елда юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау өчен гомуми суммасы 212 миллион сум тәшкил иткән 4 программа тормышка ашырыла.
Чокыр-чакырларны ямау эше шәһәрнең 19 урамында планлаштырылган 6 500 квадрат метр мәйданда үткәрелгән. 8 шәһәр һәм 4 авыл җирлеге урамнарында "М-800" ташлы-комлы катнашма белән юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү" программасы буенча эшләр бара. Эш күләме 30 509 квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә программа 84 процентка үтәлгән.
"Асфальт юл-урам челтәрен ремонтлау" программасы буенча эш шәһәрнең 16 урамында, 8 тротуар (Тимерьюлчылар, Кызыл Армия, 14 Шәһит, Воровский, Гоголь, Киров, Орша урамнарындагы) участокларында эш планлаштырылган. Башкарылган эш күләме 57 184 квадрат метр тәшкил итә.
Әлеге эшләрне җаваплылыгы чикләнгән "Татнефтедор" җәмгыяте эшчеләре (рәсемдә) башкара. Юлларны ремонтлауны, иң беренче чиратта, машина йөртүчеләр көтә. Бигрәк тә таксистлар. Алар: "Соңгы вакытта "СУ-2" районына булган заказларны алырга теләмибез, анда юллар начар", - дип зарлана. Һәм менә күптән көтелгән яңалык! Шушы көннәрдә юлчылар Комсомол, Богдан Хмельницкий һәм Некрасов урамнарын ремонтлауга керешәчәк. Бу турыда Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте. "Әлеге урамнарның проектлары расланды. Һава торышы үз "төзәтмәләрен" кертмәсә, инде шушы атнада ук юл төзелеше оешмасы эшкә керешәчәк. Эш август аена кадәр тәмамланырга тиеш", - дип белдерде ул.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса