Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Әй юллар, юллар...

Юллар дигәндә, ирексездән күңелгә халкыбызның күренекле шагыйре Әхмәт Ерикәйнең "Юллар" шигырендәге сүзләре килә:

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,

Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин,

- ди әдип, инде халык җырына әверелгән беренче куплетта. Әйе, ничек кенә булмасын, һәркайсыбызга кая да булса барырга кирәк: зурларга - эшкә, балаларга - бакчага, мәктәпкә, техникумга, югары уку йортларына, авыруларга хастаханәгә һәм башка җирләргә.
Быел гыйнвар ае бик карлы килде. Авыл агае куана булыр, басуларга кар ятты, димәк иген чәчәсе кырларда дым мул булыр. Корылык сәбәпле, инде ничә ел иген уңышы түбән булды, бәлки быел?..
Шәһәрдә исә хәлләр гомумән башка. Явым-төшемнең күп булуы шәһәр халкы өчен өстәмә авырлыклар гына китерә. Авырлык исә юлларның торышы белән бәйле. Үткән җомгада газетабыз битләрендә бу турыда мәкалә басылып чыгуга карамастан ("Юллар чистартыламы? Авторы - Әлфия Мостафина), хәлләр уңай якка үзгәрде дип әйтерлек урын юк әле. Мәсәлән, газетаны басмага әзерләгән көнне, ягъни кичә шәһәр халкы иртә белән "бөкеләрдә" утырырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, күпләр барасы җиренә соңарды, иртән-иртүк кәефләре бозылды. "Бөкеләр" шәһәребезнең Гафиятуллин һәм Ленин урамнарында барлыкка килгән иде (без белгәннәре. Авт.).
Әлеге вәзгыятьтән шәһәр җитәкчелеге дә мәгълүм анысы, һавада очып йөрми бит инде алар. 15 гыйнвар көнне исә шәһәр мэры Линар Закиров юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы "Дорремстрой" җәмгыяте директоры Ильяс Бакиров белән урамнардагы хәлне үз күзләре белән күрделәр. Шәһәр урамнарын тәртипкә китерү өчен бер атна вакыт бирелгән иде ул көнне җаваплы җитәкчегә. Бүген бер атна вакыт үтте, алга китеш юк. Югыйсә, үзәк Гафиятуллин урамын кардан арындыру эшенә керешкәннәр, әмма техника җитмәве күзгә ташлана. Мәсәлән, кар төйи торган транспорт йөртүче Азат Кәлимуллин биш "КАМАЗ" автомобиле кар ташый дисә дә, без килеп шактый вакыт көтеп торсак та машиналар күренмәде, шулай итеп, техника эшләмичә тик торды. Аннан соң, юлларны төнге вакытта, автомобильләр хәрәкәте кимегәч, чистарту кирәклеге һәркемгә билгеле, югыйсә. Ни өчен бездә шулай эшләмиләр? Аңлашылмый. Юллардагы "бөкеләр" шул юлларны чистартуга керешкән техника аркасында чыккан очраклар да җитәрлек... Болары - автомобиль юллары турында. Җәяүлеләр йөри торган тротуарларның нинди хәлдә икәнлеген чамалагансыздыр инде. Менә шундыйрак хәлләр, тора-бара нишләр дияргә генә кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса