Бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын берничә кызыклы чара көтә.
АТНА ДӘВАМЫНДА
Үзәк китапханәдә (Октябрь ур., 14) — «Отцы Козьмы Пруткова» китапханәсенең сирәк китаплар һәм тарих музее буйлап экскурсия (6+)
Туган якны өйрәнү музеенда (Герцен ур., 88) — «Подвиг милосердия», «За Власть Советов!» фонд күргәзмәләре (6+)
8 сентябрь
14.00 Гаилә белән уку китапханәсендә (Энгельс ур., 29) — «Туган тел, син нинди гүзәл!» китапханә укуы (6+)
9 сентябрь
11.00 Гашек ур. җәяүлеләр зонасында — «Русская речь — особое богатство...» буклет өләшү белән урам акциясе (6+)
10 сентябрь
14.00 2нче китапханә-филиалында (Оршанская ур., 8) — «Детство с Непоседой» журналының бенефисы (6+)
11 сентябрь
19.00 Гашек ур. җәяүлеләр зонасында — «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Кече шәһәр — зур тарих» мультимедия җайланмасын кулланып Бөгелмә буйлап виртуаль экскурсия (12+)