Кыр эшләре башланды, хәерле сәгатьтә!
Кырларда кар эреп бетү белән аграр хуҗалыклар язгы эшләргә керешә. Быел районыбызда басу эшләренә беренчеләрдән булып, "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыяте тотынды.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Җирләр өстәмә тукландыру сорый. Биредә нәкъ менә шул эшкә - 9 апрель көнне күпьеллык үләннәргә ашлама сибәргә керешкәннәр дә инде.
Моны "Раса" дигән техника ярдәмендә башкаралар (рәсемдә). Әлеге техника белән өч көн эчендә 300 гектарга якын җирне ашлама белән туендырганнар, ягъни барлык күпьел-лык үлән территориясенең 40 проценты эшкәртелгән дигән сүз. Язгы кыр эшләре ике сменада алып барыла. Ашлама белән эшләүчеләр махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Ашламаны барлык аграр җәмгыятьләрдә дә кулланмыйлар икән, "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыяте аны кулланучы сирәкләр исемлегендә.
Җәмгыять башка техника белән дә яхшы тәэмин ителгән. Татарстанда берничә данә генә исәпләнүче, ягулык ресурсларын экономияләүдә зур дәрәҗәдә отышлы булган "New Holland" ("Нью-Холланд") тракторы да бар аларда. Чәчү агрегатлары, тракторлар үзләренә чират җиткәнне машина-трактор паркында көтә.
"Бар булган техника да чәчүгә әзер, алар ремонтланган, барысы да төзек. Орлыклар да чәчүгә әзер, аларның сыйфаты яхшы, - дип белдерде "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыяте директор урынбасары Фоат Игътисамов машина-трактор паркы белән таныштырганда. - Кешеләр дә эшкә әзер, 50дән артык механизатор инде медицина тикшерүе узды. Авыл хуҗалыгы бел-гечлекләре буенча укучы егетләр дә әлеге хезмәткә тартылды. Көллиятләрдә укучы егетләребез ел саен язгы кыр эшләрендә зур булышлык күрсәтә. Бел-гәнебезчә, хәзер яңа технология буенча эшләүче техника компьютерга көйләнгән, шуның өчен техниканы яшь буынга тапшыру кулайрак һәм отышлырак".
Хуҗалык язгы чәчү һәм терлек азыгы әзерләү чорына җитәрлек күләмдә ягулык белән тәэмин ителгән. "Язның бер көне ел туйдыра", - ди халык мәкале. Хәзер вакытның көне түгел, сәгате кадерле. Бер кояшлы көндә генә дә җир күпме дым югалта. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шуны истә тотып, алтынга тиң вакытны югалтмаска тырышып эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа