Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче бөгелмәле (+ФОТОЛАР)

Бөгелмәле Марат Сәфәров – барыбызга да үрнәк булырдай егет.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында тормышка теше-тырнагы белән ябышып, һәр көннән тәм һәм ямь табып яшәүчеләр булуы сокландыра. Бөгелмәле Марат Сәфәров – барыбызга да үрнәк булырдай егет. Физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, бик актив тормыш рәвеше алып бара. Спорт, китап уку, музыка һәм башкалар белән бик яратып шөгыльләнә. Шуның өстенә, ул “Бөгелмә-Рунако” футбол командасының иң актив җанатары. Футболчылар үзләре аны: “Марат һәрвакытта да уңыш китерә, командабызның талисманы!” – дип атыйлар.

Ул футболга беренче тапкыр 1995 елда Бөгелмәнең “Планета” командасы уенына эләгә. Тора-бара әлеге уен төренә  кызыксынуы артканнан арта, Марат спорт чараларының актив тамашачысына әйләнә.

– 2012 елда “Бөгелмә-Рунако” командасына нигез салынганнан соң, мин уенчы егетләр белән дуслашып киттем. Шул дәвердән бирле, 6 ел дәвамында алар составында. Буадан кала, Республиканың бөтен шәһәрләрен йөреп чыктым. 6 ел эчендә бары тик алты уенны гына калдырдым. Анысы да кичектергесез хәлләр килеп чыгу сәбәпле генә. Ә гомумән алганда, һәрвакытта да “Бөгелмә-Рунако” белән без бердәм коллектив. Алар өчен җанатам, аларның команда рухы миңа яшәү көче бирә, уңышлы спортчылар белән аралашу тормышта ярдәм итә, – дип уй-фикерләре белән уртаклаша Марат.  

Аның спортка мәхәббәте балачактан. Футболмы, баскетболмы барысы белән дә кызыксына иде. Без аны спартаннарча тәрбияләдек”, – ди елмаеп әнисе Рәйсә Сәфәрова.

Марат шәһәребезнең 7нче гимназиясендә белем ала. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, өйдә укырга мәҗбүр була. “Хәтере бик көчле. Италия җырларын бер тапкыр тыңлап, хәтердән җырлый иде”, – ди Рәйсә ханым.

Әйе, чыннан да, Марат мин булдыра алмыйм, булмый инде дип утыра торганнардан түгел икән. Элегрәк үзе дә спорт ярышларында катнашып, беренчелекләр яулаган. 2000 елга кадәр армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр җәмгыятендә торган. 1997 елда коляскада узышу буенча 1нче урын яулап, шәһәр чемпионы булган, Әлмәттә шул ук спорт төре буенча 2нче урын алган, армрестлинг буенча шәһәрнең көмеш медаль белән бүләкләнүчесе һәм республиканың көньяк-көнчыгышында 3 нче урын иясе. Хоккей белән дә ныклап мавыга, 2015 елдан бирле Әлмәткә әлеге спорт төре уеннарын карарга йөри.

Гомумән алганда, Марат әз-әзләп барысы белән дә кызыксына. Ләкин күп очракта теләкләрне тормышка ашырырга мөмкинлекләр генә җитми. Бу көннәрдә генә дә Техника йортында үткән “Рок острова” төркеме концертына барып, карау теләге зур булган, ләкин мәдәният учагына керү өчен пандуслар булмау сәбәпле, аның хыялы чынга ашмый кала. “Шулай ук драма театрга һәм башка бик күп җирләргә барасы килә, тик шәһәр буенча йөрергә мөмкинлекләр аз”, – ди Марат.

Хәзерге тормышның бер үзенчәлеген билгеләп үтәсе килә. Өйдә дә, эштә дә, урамда да кемне генә очратсак та, кемгә генә кунакка барсак та, күбесе тормыштан, проблемалардан, сәламәтлектән зарлана, шул исәптән –үзебез дә. Моның белән һәркем дә килешер дип уйлыйм. Ә менә тормышның һәрбер мизгеленнән матурлык күреп, барысына да шатланып һәм куанып яшәүчеләр мөмкинлеге чикле шәхесләр арасында күбрәк. Алар сәламәтлекләре белән шөгыльләр арасында килеп чыккан проблемаларны үз көчләре белән чишеп, һәрвакыт алга ыргылалар, беркайчан да тормыштан зарланып утырмыйлар. Марат шуның ачык мисалы.

– Ул беркайчан да начар кәеф белән миңа күренми. Бүлмәсеннән һәрвакытта да елмаеп, җырлап чыга. Оптимистлык аның холкының төп үзенчәлеге, – ди әнисе.

– Ничек бар, нәрсә бар, шуңа шатланып яшәргә кирәк. Әгәр дә барысына да кайгырып йөрсәң, бу бер дә яхшыга алып бармаячак, – ди шат күңелле, көләч йөзле Марат үзе.

Ә язмабыз герое үзенең чын кумирына әверелгән “Бөгелмә-Рунако” командасына яңадан-яңа уңышлар, зур җиңүләр, якташларын, җанатарларын сөендерүләрен дәвам итүләрен һәм уеннарын шундый ук югары рухта дәвам итүләрен теләде.

Фотолар – геройның шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса