Премия алырга дәгъва кылган роман, повесть, хикәяләр моңа кадәр беркая да басылмаган булырга тиеш. Аларның я Татарстан турында, я Татарстан авторлары тарафыннан язылуы мәҗбүри. Кулъязмалар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кабул ителә - рус һәм татар телләрендә.
2017 елның декабрь аенда бәйгенең жюри әгъзалары рус һәм татар телләрендә берәр җиңүчене билгеләячәк. Гран-при отучының әсәре китап булып бастырылачак. Катнашучыларга кулъязманың электрон вариантын, үзе турында кыскача биографик белешмә һәм әсәрнең синопсисын tatarstan@tatmedia.com электрон адресына җибәрергә кирәк.