Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды

Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә - 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.

Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. "Указ имзаланган көннән үз көченә керә", - диелгән Татарстан Президенты имзалаган рәсми документта.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса