Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Сәләт” үзенә тарта (+ФОТОЛАР)

Җәй - кем өчендер ул, авылга кайтып бакчада эшләү, ял итәргә бару чоры булып тора. Ә менә минем өчен җәй - ул "Сәләт" лагере! Күп уйлап тормыйча, "Сәләт" сайтына кердем һәм үземә ошаган проектларга гариза җибәрдем. Сайлау мөмкинлеге бик зур! Анда күңелле һәм файдалы ял өчен "Сәләт Тел","Сәләт Осталар Бистәсе",...

Җәй - кем өчендер ул, авылга кайтып бакчада эшләү, ял итәргә бару чоры булып тора. Ә менә минем өчен җәй - ул "Сәләт" лагере! Күп уйлап тормыйча, "Сәләт" сайтына кердем һәм үземә ошаган проектларга гариза җибәрдем. Сайлау мөмкинлеге бик зур! Анда күңелле һәм файдалы ял өчен "Сәләт Тел","Сәләт Осталар Бистәсе", "Сәләт Шәхес", "Сәләт Иске Казан" һәм тагын бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителгән.

Җәй башында мин Изге Болгар җирендә "Болгар Туган Тел" форумында булып кайттым. Җиде көн дәвамында үткән форум минем күңелдә еллык тәэсир калдырды. Миңа бик тә татар теле дәресләре ошады, тәрбиячеләр аны өйрәнүне кызыклы итеп башкара белде. Сөйләшеп, аралашып, туган телебездә сөйләшү күнекмәләрен ныгыттык. Укытучыларыбыз Казан федераль университеты мөгаллимнәре иде. Татар теленнән соң каллиграфия, курай, журналистика, гитара, җыр, бию, рәсем һәм башка кызыклы мастер-класслар үтте. Бер сүз белән әйткәндә, смена остаханәләргә бай булды. Шулай ук без күренекле шәхесләр белән дә очраштык: Эльмир Низамов (композитор, пианист, укытучы, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы), Рабит Батулла (язучы), Илшат Рәхимбай (режиссер, кинорежиссер), Роза Әдиятуллина ("Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Татарлар" тапшыруының алып баручысы) һ. б. Минем өчен сменадагы иң көтеп алынган вакыйга - ул экскурсия булгандыр мөгаен. Әйе, безне барыбызны да автобуска утыртып, Болгарның иң кызыклы һәм матур җирләрен күрсәттеләр.

Көндез дәресләргә бирелсәк, кичен икенче дөнья уяна иде. "Сәләт" лагеренда булгач, үз сәләтеңне күрсәтми калырга ярамый. Башта безнең арада кастинг уздырдылар, аннары сәхнәгә чыгарып җырлаттылар, биеттеләр. Мин дә калышмадым кастингны үтеп, сәхнәгә җырларга чыктым. Шулай ук "Караоке Баттл", интеллектуаль уен "Quiz", "Аулак Өй", "КВН"да катнашып, үземне күрсәттем. "Болгар Туган Тел" форумы миңа бик ошады! Биредә сәләтле яшьләр үзләренең сәләтен тагын да үстерә, татар мохитендә кайный, мәдәниятебезне өйрәнә.

Мин моның белән генә чикләнеп калмадым. Июль аенда "Сәләт Бөгелмә" аланына юл алдым. Беренче тапкыр гына килүем түгел, шуңа күрә дә монда менә дигән итеп файдалы ял итеп буласын белә идем. Быел Бөгелмә аланы өчен Япония тематикасы сайланган һәм чаралар аңа бәйләнгән иде.

Дәресләр турында да онытмадык. Биредә мин татар теле һәм психология фәннәренә бик яратып йөрдем.

Беренче көннән үк "Сәләт Биләр" форумына әзерләнә башладык. Бөгелмә-Япон аланы булгач, без шул япон шләпәләре киеп, веерлар белән үз аланыбызны Биләр форумында тәкъдим иттек. Бу елны форум эшчәнлегендә Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 5 500 сәләтле бала һәм яшьләр катнашты. Форумның иң зур кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Сәләт Форумының программасы уку-укыту технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Биредә бик күп кызыклы дәресләр үтте, мин хәтта теш щеткасыннан кечкенә робот та ясадым..

Биләрдән соң без Бөгелмәгә кире кайтып, һәр минутны кадерләп яшәдек. Ләкин аерылырга да вакыт җитте. Бу 18 көн эчендә без бик зур тату гаиләгә әйләндек. "Сәләт Бөгелмә"нең бу елны - туган көне, аңа 10 яшь! Ышанам, бу әле чик түгел.

Алия БИКТАШЕВА. Фотолар - автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса