Шаулап үссен урманнар
Республика күләмендә оештырылган "Яшел рекорд" акциясе кысаларында, узган шимбә көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәребез территориясендә агачлар, куаклар утырту өмәсе узды. Табигатебезне яшәртү һәм дәвалау чарасында барлыгы 1 107 кеше катнашты, бу көнне барлыгы 2 460 төп агач, 72 төп куак утыртылды. Ә быел көз утыртылган үсентеләр саны тагын да...
Михаил КОНКОВ,
Бөгелмә муниципаль районының ТКХ, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы.
Үсентеләр белән җаваплылыгы чикләнгән "Горзеленстрой" җәмгыяте һәм Бөгелмә урман хуҗалыгы тәэмин итте. Өмәдә милекчелекнең барлык формаларындагы оешма-предприятиеләр вәкилләре: сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау идарәләре, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, "Горзеленстрой", "Ак Барс-Банк", "Бөгелмә нефть продуктлары" җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашты.
Бу көнне мәгариф оешмаларының активлыгы игътибарга лаек иде: 741 кеше 1 549 төп үсенте утыртты. Шулай ук торак милекчеләре дә үрнәк булдылар: йортлар ишегалларына 245 төп агач, 42 төп куак "килеп төпләнде".
Авылларны яшелләндерү һәм ямьләндерү акциясе барышында исә Кодаш, Подгорный, Акбаш, Петровка, Вязовка авыл җирлекләрендә барлыгы
97 кеше катнашып, алар 373 төп үсенте утыртты.
Табигатьне саклау максатыннан оештырылган республикакүләм "Урман утырту көне" акциясе кысаларында, Бөгелмә районы территориясендә 3 гектар мәйданда 3 мең төп чыршы утыртылды. Бу эшне башкарма хакимият органнары, Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, машина төзүчеләр техникумы (16 кеше), "ТатНИПИнефть" (12 кеше) вәкилләре башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа