Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Сез безгә бик кирәк

Газета-журналлар өчен бу көннәр кызу чор булып тора, чөнки 2015 елның беренче яртысы өчен язылу тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Инде билгеләп үткәнебезчә, редакцияләрне тулы канлы тормыш белән яшәтү өчен, иң беренче чиратта, аның укучылары-ның күплеге, ягъни тиражы лаеклы булу зарур.

Әлфия ЗАРИПОВА.
Шул нисбәттән 5 - 15 декабрь көннәрен-дә газета-журналларга язылу ункөнлеге барды. Ә 11 декабрьдә почта хезмәткәрләре Әбунәче көне уздырдылар. Ул көнне барлык почта бүлекләрендә җирле басмаларга, шул исәптән "Бөгелмә авазы" газетасына ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин иде. Подписка бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге көнне татар газетасына барлыгы 39 кеше язылган. Татар Димскәе авылыннан Шәйдуллина белән Зәйнуллина, Спас авылыннан Сәгыйтова, Карабаш бистәсеннән Алтынбаева һәм Вәлиуллиналар махсус оештырылган лотерея уенында җиңүче
дип табылган һәм аларга татар классиклары китаплары тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса