Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Сабан, тырмалар әзерме?

30 март көнне "Подгорный" хуҗалыгында техниканың әзерлеген карауның күрсәтмә чарасы булып узды. Аны райондагы барлык хуҗалыклар өчен ТР Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы В. Григорьев оештырды. Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы булган сорауларны чишү мәсьәләләре республикада да, безнең районда да активлашты. Бу аңлашыла...

30 март көнне "Подгорный" хуҗалыгында техниканың әзерлеген карауның күрсәтмә чарасы булып узды. Аны райондагы барлык хуҗалыклар өчен ТР Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы В. Григорьев оештырды.

Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы булган сорауларны чишү мәсьәләләре республикада да, безнең районда да активлашты. Бу аңлашыла да. Тау битләре кардан ачылып килә, кояш елмая башласа, урамнарда гөрләвекләр ага. Димәк, озакламый авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып эшкә керешәчәк дигән сүз. "Подгорный" хуҗалыгында бу эш инде күптән башланган. Чәчү техникасы тулысынча әзер. Бу хуҗалыкның эше башкаларга да үрнәк булып тора. Хуҗалык җитәкчесе Тәүфикъ Сәлахов сүзләренә караганда, басуда берьюлы 3 чәчү комплексы эшләячәк. "Чәчүлек материалын, ашламаларны, 50 тонна ягулыкны сатып алып куйдык инде. Быел 5,5 мең гектар җирне эшкәртергә планлаштырабыз. 2,1 мең гектар җиребездә уҗым бодае чәчлегән иде. Ул кышны уңышлы чыкты", -- ди ул.

Сабан, тырмаларның, чәчү техникасының бар көчкә эшли алуы беренчел бурыч булып торса, аларга тиешле документлар булдыруы -- икенче мәсьәлә. Кырга чыккан тракторларның үз янында техник документлары, аптечкалары да булырга тиеш. Тикшерүчеләр бу нечкәлекләрне һәр район хуҗалыгында тикшерәчәк.

Язгы кыр эшләренә бар хуҗалыкларда да әзерлек бара. Районда булган техниканың инде 98 проценты эшкә керешергә әзер.

Быел хуҗалыкларда элиталы бөртекле культураларга өстенлек бирәчәкләр, моннан тыш Бөгелмә районы җирләренә кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчү планлаштырыла.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса