Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Тема дня

Р.Миңнеханов Татарстанның иң яхшы спортчылары һәм тренерларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан спортчылары - максатка ирешүчән һәм амбицияле яшьләр, алар республика һәм илебез исеменнән халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар. Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда....

Татарстан спортчылары - максатка ирешүчән һәм амбицияле яшьләр, алар республика һәм илебез исеменнән халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар.

Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова со спортсменами Республики Татарстан по итогам выступлений на крупных международных соревнованиях 2017 года. Фото Марсель Бадыкшин

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда 2017 елгы су спорт төрләре буенча XVII дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIX җәйге Универсиадада, 2017 елда көрәш буенча дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIII Сурдолимпия җәйге уеннарында катнашкан спортчылар, спорт федерацияләре вәкилләре, тренерлар чакырылган иде.

Татарстан Президенты сәламләү сүзендә алга таба да күп санлы зур җиңүлерәр булачагына ышануын белдерде.

"Татарстан спортчылары - максатка ирешүчән һәм амбицияле яшьләр, алар республика һәм, гомумән, илебез исеменнән халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова со спортсменами Республики Татарстан по итогам выступлений на крупных международных соревнованиях 2017 года. Фото Марсель Бадыкшин

Ул билгеләгәнчә, Татарстан массакүләм һәм профессиональ спортка, заманча спорт инфраструктурасын булдыруга, дөньякүләм спорт чараларын уздыруга, спорт резервын булдыруга, спортчылар һәм тренерларга ярдәм итүгә җитди игътибар бирә. Бүген республикада 10,5 мең спорт объекты бар. Ел саен биредә утыздан артык эре Россия һәм халыкара ярышлары, 800 дән артык төбәк дәрәҗәсендәге ярышлар уздырыла.

Агымдагы елда Татарстанда 16 дөнья һәм Европа чемпионаты, 17 Россия чемпионаты һәм 16 олимпия спорт төрләре буенча чемпионатлар узды.

Спорт тармагында республикада 9 меңнән артык кеше хезмәт итә, шуларның 3 мең тирәсе тренерлар һәм укытучылар, 171 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, 103 спорт федерациясе, Олимпия резервы училищесы, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе эшли.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова со спортсменами Республики Татарстан по итогам выступлений на крупных международных соревнованиях 2017 года. Фото Марсель Бадыкшин

"Милли җыелма командаларга Татарстан Республикасыннан 350 спортчы кертелгән, бу соңгы еллардагы эш нәтиҗәсе тәэмин иткән зур мөмкинлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез күрсәткән югары урыннар, тәртип, тренировкаларда тырышлыгыгыз, тренер составының бергәләп эшләве, якыннарыгыз һәм җанатарларның сезне хуплап торулары нәтиҗәсе ул. Болар барысы да сезнең быелгы җиңүләрегез белән раслана. Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, алда сезне тагын күп төрле зур җиңүләр көтә".

Чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды - "ТР физик культура һәм спорт атказанган хезмәткәре", ТР Президенты Рәхмәтләре.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм чакырылган спортчылар, тренерлар яңа ярышларга әзерләнү турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса