Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Наталия Фишман - Бөгелмәдә

9 июль көнне Бөгелмәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Ул иң элек республика күләмендә уза торган видеокиңәшмәдә катнашты, аннары Бөгелмә сулыгында һәм Кызыл Армия урамындагы паркта бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты, төзүчеләр эшен бәяләде. Ике объектның да подрядчысы -- "Стройсервис" җәмгыяте. Бүгенге көндә Бөгелмә сулыгында...

9 июль көнне Бөгелмәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Ул иң элек республика күләмендә уза торган видеокиңәшмәдә катнашты, аннары Бөгелмә сулыгында һәм Кызыл Армия урамындагы паркта бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты, төзүчеләр эшен бәяләде.

Ике объектның да подрядчысы -- "Стройсервис" җәмгыяте. Бүгенге көндә Бөгелмә сулыгында эш планы инде 40 процентка үтәлгән. Биредә су агып торган җирдә фильтрлар, ябу җайланмалары алыштырылган.

- Хәзерге вакытта күперне төзекләндерүне төгәлләп киләбез. Параллель рәвештә су буендагы җәяүлеләр йөри торган юлларга плитә җәябез. Кайбер урыннарга асфальт саласы бар. Моннан тыш, электр җиһазларын урнаштырабыз. Су буендагы элеккеге беседка урынында лекторий төзеячәкбез. Анда төрле мәдәният чаралары уздырып булачак. Ә суда катамараннарда, көймәләрдә йөзү каралган. Алар өчен дә махсус урын әзерләнә. Балалар почмагы булдырылачак. Кыскасы, эшебез бик күп. Шуңа карамастан, без аны кыска срокларда югары сыйфат белән тәмамларга җыенабыз. Бөгелмәләр бүләкне Шәһәр көнендә бәяли алачак, -- ди җәмгыять директоры Анатолий Красильников.

- Ә сез беләсезме Бөгелмәнең үзәге кайда икәнен? - дигән сорау белән безнең сүзне шәһәрнең баш архитекторы Марсель Каюмов бүлдерде. - Бөгелмәнең элеккеге үзәге бүгенге көндә үзәк мәйдан булган җирдә түгел, ә "Таттелеком" бинасы янында икән. Тарих битләренә күз салсак, андагы почта бүлегендә Бөгелмә аша узучы атларны алыштыру, ял итеп алу пункты урнашкан булган. Шуны күздә тотып, без бу урында башка шәһәрләрнең юнәлешен күрсәтеп торучы багана куярга булдык. Ә Ярослав Гашек музее янында тарихи урын булдырырга ниятлибез.

Реконструкция барган күпер аша үтеп йөргән кешеләрне дә туктатып сораштырдым. Барысы да бу эшкә бик шатлана.

- Сасып яткан сулык матур ял урынына әйләнәчәк бит. Ничек шатланмыйсың! Җиренә җиткереп, башкарып чыга алсыннар берүк. Аннан соң нинди билге куярга икәнен әйтербез, -- ди Игорь Шипилов.

- Күңелне күтәрә торган вакыйга. Шушы күпер аша эшкә йөрим. Озакламый ул цивилизацияле күңелле урынга әйләнәчәк. Балалар белән килеп булачак. Яшьләрнең, шәһәрдәшләрнең менә дигән ял итү урынына әйләнәчәк дип ышанасы килә, -- ди Галина Стулова.

Әйтеп үткәнебезчә,"Стройсервис" җәмгыяте Кызыл Армия урамындагы паркны да төзекләндерә. Болардан тыш, быел әлеге оешма берничә дәүләт программасын тормышка ашыра. Җәмгыять төзүчеләре Циолковский һәм Сельхозтехника урамнарында социаль ипотека нигезендә йортлар сала, Карабашның 1 нче мәктәбендә капиталь ремонт ясый, Петровка авылында яңа клуб торгыза, Яңа Александровка авылында давылдан зыян күргән мәдәният йортын төзекләндерә.

Быел "Стройсервис" җәмгыяте оешуга 15 ел тула. Шушы вакыт эчендә ул Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә шактый гына эшләр башкарды инде.

- Оешмабыз өчен зур горурлык кичерәм, -- ди Анатолий Красильников.- Беренчедән, дәүләт программалары нигезендә, шәһәребез елдан-ел матурая, ә икенчедән, бу эшләрне безнең җәмгыять эшчеләре башкара бит. Без балалар паркын, тимер юл вокзалын, Хәким бай йортын, ЗАГС бинасын, А.Баталов исемендәге рус драма театрын, "Мәңгелек ут" мемориалын төзекләндердек, авылларда полиция хезмәткәрләре өчен йортлар торгыздык, фельдшер-акушерлык пунктлары салдык. Халыктан үзебезнең адреска күп рәхмәт сүзләре ишеттек.

Быел ул рәхмәт сүзләре тагын да артыр дигән өмет бар. "Стройсервис" җәмгыяте үз юбилеен октябрь аенда билгеләп үтәчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Анастасия Бердникова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса