Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Могҗизалар көткән мәлдә

Бәхет алып килсен Яңа ел! Яңа ел килә, Яңа ел диеп, Өметләнеп көтә күңелләр. Изге теләкләр теләшә дуслар, Котлашалар абый-сеңелләр. И матур да булып, карлар ява, И матур да үзе, ак кына. Алар назлап, чәчләремә куна, Керфегемә куна сак кына. Аклык ява бөтен тирә-юньгә, Сафлык ява - карап туйгысыз, Аклык...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Раилә Хафизова фотосы.

Кыш бабайның килеп җитәренә дә санаулы көннәр генә калып бара. Бөтен халык Ат елын каршыларга әзерләнә. Шәһәребез урамнары да, бәйрәм якынлашуын тоеп, көннән-көн матурлана, ямьләнә. Көн саен яңа сыннар калкып чыга. Әйтерсең лә, төн чыкканчы, Кыш бабай тылсымлы таягы белән аларны үзе торгыза. Ләкин хыялда тудырган Кыш бабай һәм аның тылсымлы таягы бу очракта уйдырма гына, билгеле. Ә чынлыкта исә, ул сыннарны көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмаучы кешеләр ясый, рәхмәт аларга.
Быел да урамнарны, мәктәп, балалар бакчасы, оешма-предприятие участокларын бизәү буенча актив эш алып барыла. Шәһәребездә бина һәм йорт ян-
нарының бәйрәмчә бизәлешенә "Яңа ел феериясе" бәйгесе игълан ителү шәһәрне матурайтуда мөһим бер адым булып тора дип әйтсәк тә, ялгыш булмас.
Тиздән әлеге конкурска йомгак ясалачак. Иң тырыш, җаваплы, матурлыкка битараф булмаган учреждениеләрнең исемнәре игълан ителгәч, призерлар үзләренә тиң бүләкләрне район башлыгы кулыннан кабул итеп алып, дан казанырлар әле.
Шәһәр үзәгенә килсәк, билгеле инде, анда Яңа ел төнендә "Әкият иле" көтелә - шәһәр үзәге мәйданы күмәк көч белән, матурлыкка битараф булмаган, гүзәллеккә омтылган затлар ярдәме белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Бәйрәмнең төп кунаклары - унсигез метрлы чыршы куелып, аның янына Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары ясалган инде. Алар мәйданда эш гөрләвен күзәтеп торалар сыман. Бәйрәм сыннары да "баш күтәрә" башлаганнар инде, быел алар Олимпия уеннары, Универсиада темасы образларына, нефтьчеләрнең юбилей елына, үтеп баручы һәм киләсе елның төп геройларына бәйләнешле. Гадәттәгечә, үзәктә динамик утлы фонтаннар һәм башка җем-җем килүче утлар кабыначак. Ленин һәм Җәлил урамнары буенча фонарь баганалары матур итеп бизәлеп, бәйрәм рухы биреп торачак. Шулай ук боздан ясалган эшләнмәләр дә читтә калмаячак. Шәһәр үзәгендә урнаштырылачак зур тау да үзенчәлекле булыр дип көтелә, ул бусагада ишек шакучы Мәдәният елын символлаштыручы үрнәкләр белән бизәләчәк.
Төрле төсләргә күмелгән кечкенә әкият шәһәрендә ял итү, гүзәллекне карап хозурлану, ләззәт алып йөрү күңелле булыр дип уйлыйбыз. Халык моңа лаеклы бәя бирер, аларга яңалыклар бик ошар дип ышанып каласы килә. Ни дисәң дә, Яңа ел - могҗизалар чоры ич ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса