Линар Закиров Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрик итте
Быел мәктәп белән 379 кыз һәм егет хушлаша. Аларның 53е Республика һәм Россия дәрәҗәсендәге медаль ияләре булачак. Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып чыктылар. Бүген чыгарылыш кичәләре гөрли. Шул уңайдан, район башлыгы Линар Закиров аларга иң изге теләкләрен юллады. "Мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Сез беренче кыңгыраудан...
Быел мәктәп белән 379 кыз һәм егет хушлаша. Аларның 53е Республика һәм Россия дәрәҗәсендәге медаль ияләре булачак.
Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып чыктылар. Бүген чыгарылыш кичәләре гөрли. Шул уңайдан, район башлыгы Линар Закиров аларга иң изге теләкләрен юллады.
"Мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Сез беренче кыңгыраудан алып, Бердәм дәүләт имтиханына кадәр зур юл үттегез. Әлеге юл уку һәм иҗат, җиңү һәм ачышларга бай булды, анда сез чын дуслыкны һәм, мөгаен, беренче мәһәббәтне очраттыгыз. Биредә ныклы белем алдыгыз, үзегезнең талантыгызны һәм сәләтләрегезне күрсәттегез. Алда мөстәкыйль тормыш көтә, Бөгелмәнең киләчәге сезнең кулларда. Ышанам, сез безнең яраткан шәһәребезне тагын да уңайлырак һәм матуррак итүдә үз өлешегезге кертәчәксез. Бүген - якты июнь кичендә һәм яңа - мөстәкыйль тормышта бәхетле булыгыз. Алга - якты киләчәккә!", - диелә Линар Закиров котлавында.
Бөгелмә муниципаль районы порталыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа