Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Иманны ныгыта, өмет уята

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре, Аның бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтләре булсын. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемнән Татарстан халкын чын күңелемнән изге Корбан бәйрәме - Әл-Әдха белән тәбриклим. Корбан бәйрәме - халыкларны берләштерүче иң изге рухи кыйммәтләрнең берсе. Ул - Раббыбызга якынаю, рухи...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре, Аның бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтләре булсын.
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемнән Татарстан халкын чын күңелемнән изге Корбан бәйрәме - Әл-Әдха белән тәбриклим.
Корбан бәйрәме - халыкларны берләштерүче иң изге рухи кыйммәтләрнең берсе. Ул - Раббыбызга якынаю, рухи яктан сафлану, чистарыну, мохтаҗларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, игелекле гамәлләр кылу вакыты да. Әлеге изге бәйрәм көннәрендә дөнья мөселманнары кешелеккә биргән рәхим-шәфкатьләре өчен бөек Аллаһны данлый.
Якыннарыбызны, туганнарыбызны тәбрикләгәндә мохтаҗ булган башка кешеләр - ятимнәр, ярдәмчесез калган ялгыз өлкәннәр, каты авырулар да безнең игътибардан читтә калмасын иде, алар турында да онытырга ярамый. Корбан бәйрәме тирә-юньдәгеләргә карата битараф булмаска өнди, иманны ныгыта, теләсә нинди дошманлыкка карата тискәре мөнәсәбәттә тора.
Аллаһы Тәгалә гаиләләрегезгә, балаларыгызга чиксез рәхмәтләрен салсын, рухи ныклык, һәр йортта тынычлык насыйп итсен. Сугышлардан, ачлыктан, мохтаҗлыктан Үзе сакласын!
Зур хөрмәт белән һәм һәрбарчагызга изге догада булучы
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан Җөмһүрияте
мөфтие урынбасары,
Бөгелмә шәһәре һәм районы
имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса