Игътибар! “Табигать могҗизасы” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирү “ВКонтакте”га күчерелә
Хөрмәтле "Табигать могҗизасы" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 20 октябрь көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр моңа колак салмады, берничә сәгать эчендә бер-берсен куа-куа тавышларны арттыра торды....
Хөрмәтле "Табигать могҗизасы" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 20 октябрь көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр моңа колак салмады, берничә сәгать эчендә бер-берсен куа-куа тавышларны арттыра торды. Билгеле инде,бу гаделлек түгел, чыннан да тырышып, дөрес итеп тавыш җыючыларны бигрәк тә рәнҗетә торган күренеш.
Ләкин, күңелләрне төшермибез, "Табигать могҗизасы" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү бүгеннән ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә дәвам итә.
Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри:
- "Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) белән дус булырга;
- Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Табигать могҗизасы" дигән комментарий калдырырга кирәк.
Тавыш бирү 7 ноябрь көнне төгәлләнә. 8 ноябрь көнне, "Бөгелмә авазы" төркемендә торуы-тормавын тикшереп һәм комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.
Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз - "Эридан" мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр: 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар көтә.
"Эридан" мебель кибетенең адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 8; офис 104. Тел.: 8-917-227-33-46, 8-905-370-88-00, "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме: https://vk.com/club48378396
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа