Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Экология – сәламәтлек нигезе

Экология һәм җәмәгатьчелек пространстволары елы уңаеннан, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә экология дәресләре үткәрергә дигән тәкъдим белән чыккан. Озак уйлап тормыйча, бу идеяне тормышка ашыру эшләре башланып та китте. Узган атнада безнең районда шуларның беренчесе узды. 2 нче лицей укучыларына экологияне саклау кешелек бурычы икәнен инандыру эше ТР Сәламәтлек саклау...

Экология һәм җәмәгатьчелек пространстволары елы уңаеннан, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә экология дәресләре үткәрергә дигән тәкъдим белән чыккан. Озак уйлап тормыйча, бу идеяне тормышка ашыру эшләре башланып та китте. Узган атнада безнең районда шуларның беренчесе узды. 2 нче лицей укучыларына экологияне саклау кешелек бурычы икәнен инандыру эше ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осиповка йөкләнгән иде.

Табигать минем өчен ул - илһам чишмәсе, рухи яктан гармониягә ирешү, яшәү мохите, безнең тормыш. Бу сүзләр - укучылар фикере. Дөресрәге биология укытучысы Ольга Иванникова укучылар һәм килгән кунаклар өчен үткәргән күнегү нәтиҗәләре. Ул берничә бирем әзерләп куйган. Шуларның тагын берсе, бүгенге көндә безнең районда нинди экологик проблемалар булуын исәпләп чыгарга, аларны чишү юлларын һәм кем чишәргә тиешлеген күрсәтергә кирәк иде. Барлык җавапларда охшаш булып чыкты. Сулыкларның пычрануы, транспорт чараларыннан бүленеп чыга торган газ, караусыз этләр һ.б. Кем чишәргә тиеш? дигән өлештә, республика җитәкчелеге, җирле хакимият һәм без үзебез дигән җавап биргәннәр барысы да. Табигатьне саклауга һәркем үз өлешен кертергә тиешлеген аңлау - экология дәресләренең төп максаты.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов кешелекнең табигатькә зур зыян салуын һәм бүгендә бу эшнең дәвам итүен билгеләп үтте.

  • Инде бүген без үзебез кылган гамәлләр өчен җавап тота башладык. Корылык, уңыш өчен көрәш шуны исбатлый. Без табигать патшасы түгел, ә аның бер өлеше генә икәнен истә тотыйк. Үз үзебезгә зыян салуны туктатырга омтылыйк, - дип белдерде ул.

2015 елдан бирле безнең республика укучылары өчен "Мәктәп экологик патруле" дип аталган махсус интернет кушымта эшләп килә икән. Шушы программа ярдәмендә һәр укучы, чүплекләргә, сулыкларны пычрату очракларына тап булса, фотога төшереп җибәрә ала. Иң активлар бүләккә дә ия була.

Экология дәресләренең төп юнәлеше, яшь буын вәкилләренең бүгенге көндә кешелек алдында килеп туган экология мәсьәләләренә игътибарын үстерү, сулыкларның яшәү нигезе булуын искәртү һәм аңнарына сеңдерү.

Ләйсән Бикбулатова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса