Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Единая Россия” сәяси партиясенең “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы - Бөгелмәдә

"Единая Россия" сәяси париясенең "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" дип исемләнгән партия эстафетасы Бөгелмә районына да килеп җитте. Бөгелмәлеләр 9 август көнне әлеге эстафетаны Техника йорты каршындагы мәйданда кабул итеп алды. Алар янына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, шәһәр һәм район депутатлары...

"Единая Россия" сәяси париясенең "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" дип исемләнгән партия эстафетасы Бөгелмә районына да килеп җитте. Бөгелмәлеләр 9 август көнне әлеге эстафетаны Техника йорты каршындагы мәйданда кабул итеп алды. Алар янына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, шәһәр һәм район депутатлары килде.

Партия командасының һәр очрашуы - бу халык белән алып барылган җанлы сөйләшү. Шул рәвешле, әлеге очрашуда бөгелмәлеләр төрле проблемаларны күтәрде, Татарстаннан булачак Дәүләт Думасы депутатларына үз наказларын бирә алды.

Фикерләшүнең төп темасы спорт инфраструктурасының алга таба үсеше турында иде. Бөгелмәлеләрне әлеге юнәлештә иң борчыган һәм төзекләндерү таләп иткән объект - "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексы. Әлеге комплекс үз эченә чаңгы-роликларда йөрү трассасын, гимнастика шәһәрчеген, футбол кырын кертә. Климат шартлары кышкы спорт сезонын беренчеләрдән булып ачып, иң соңгысы булып ябарга мөмкинлек бирә.

- Биредә кайчан реконструкция булыр икән? Бина 1950 елда төзелгән һәм аңа бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган,-- дигән сорауны депутатларга Надежда Габдрахманова бирде.

- Әлеге комплексны Татарстанның алдынгы спортчыларын әзерләү өчен төп мәйданга әверелдерү - безнең беренчел бурычыбыз. Моның өчен 62 миллион сум акча кирәк. Бүгенге көндә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Ниятебез киләчәктә тормышка ашар дип уйлыйм, -- диде шәһәр мэры Линар Закиров.

Икенче объект -- "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. Ул 40 еллык эшчәнлеге дәверендә 13 Россия спорт мастерын, 50дән артык спорт мастерлыгына кандидатлар әзерләгән. Бүген "Юность" спорт комплексы базасында 600 спортчы шөгыльләнә, 9 бүлек эшли, 5 спорт залы бар. Тик менә бассейны гына юк. Анда төзекләндерү эшләре бара.

- Хәзерге вакытта проект эшләре һәм объект экспертизасы төгәлләнде. Ремонтны дәвам итү өчен федераль һәм республика, шулай ук Дәүләт Думасы депутатларының ярдәме дә таләп ителә, --дип аңлатты шәһәр мэры.

Төп сорауларга җавап тоткач, депутатлар халык арасына чыкты һәм әңгәмәне шунда алып барды. Депутатлыкка кандидат булучылар бөгелмәлеләр теләген ишетте һәм аларны башкарып чыгу өчен бөтен көчен бирәчәгенә ышандырды.

Бөгелмәдәге мөһим чарадан соң "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасында катнашучылар республика халкы белән очрашуга юл алды. Алар һәр шәһәрдә, һәр бистәдә тукталачак.

Исегезгә төшерәбез, 7нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлау 18 сентябрь көнне узачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X