Димскәйлеләр ярдәм сорый
Тема дня

Димскәйлеләр ярдәм сорый

Янгын куркынычы

 27 апрель көнне Суык Чишмә авылы кырыенда саксызлык аркасында коры үлән янып китә. Ут шултикле тиз үрмәли, аны туктатып булмый. Халык тиз арада җыелып, бердәмләшү сәбәпле, Суык Чишмә авылына янгын үрмәли алмый калды. Ләкин котырынган ялкынны тиз генә туктатып булмады, ул Димскәй авылы ягына юл алды. Үлән, коры яфрак, агачлар шарт-шорт янды, авыл әче, күз ачкысыз төтен белән тулды. Халык бердәм ут белән көрәште: кемнең кулында чиләк, кемнекендә – көрәк. Авылыбыз башлыгы Ринат Галләмов, тракторына зур мичкә тагып, янгынның башыннан азагына кадәр (ярдәмче егетләр белән бергә) ут белән көрәште. Куркыныч бетмичә, урыннан китмәде: төн буе янгын булган урыннарны күзәтеп, саклап чыкты. Ут сүндерүдә катнашкан барлык кешеләргә дә зур рәхмәт.

Язмамда куркыныч фаҗигане булдырмый калуда зур тырышлык күрсәткән тагын бер егет турында әйтеп үтәсем килә. Райлан авылы фермеры Виктор Сардин, янгын турында ишетү белән, тракторына утырып, янгын сүндерергә ашыга. Янгынның кызган чагы: ут елгага килеп җиткән һәм менә-менә авылга үрмәли...  Биек агачлар яна, җил көчле. Ут кисәүләре якындагы өйләргә төшә башлый. Виктор тракторы белән аударып, яна торган агачларны ут эченнән өстерәп чыгара. Иң куркыныч агачлар алына. Ләкин эш барышында ул тракторына ут капканын абайламыйча кала, трактор яна башлый. Моны күреп, Виктор тракторны елгага төшерә. Трактор алды белән төпкә төртелә һәм суга төшә алмый. Ут тракторны чолгап ала. Минутлар  аның язмышын хәл итә.

Янгын бик куркыныч булды. Аның өстәвенә, көчле җил дә янгынны көчәйтте, авылга куды. Әгәр дә ут биек агачлардан авылга күчкән булса, белмим, нәрсә булыр иде. Бу турыда уйларга да куркыныч.

Янгынны сүндерүдә зур батырлык күрсәтеп, тракторын югалткан Виктор Сардинга рәхмәтебез чиксез. Авыл халкы аңа ярдәм итү йөзеннән, акчалата булышмакчы. Ләкин без, авыл халкы, трактор ала алмабыз. Олы яшьтәге пенсионерлар “пенсиябездән өлеш чыгарыр идек, ничек ярдәм итеп булыр икән” дип сорашалар. Халык аптырашта. Бәлки, шәһәребез хакимияте дә ярдәм итәр? Батырлыкны көн дә эшләп булмый. Менә шушындый җаваплы, минутлар язмышны хәл иткәндә сынала кеше. Виктор да бит, бернигә карап тормыйча, ярдәмгә ташланган.

Мондый булдыклы батыр егеткә ярдәм итәсе иде. Ул тракторсыз бернәрсә эшли алмый. Фермер хуҗалыгында трактор көн дә кирәк. Ә печән өстен ансыз күз алдына да китереп булмый.

Шәһәребез башлыгы Викторны тракторлы итүдә булышса, авыл халкы чиксез рәхмәтле булыр иде.

 

      Татар Димскәе авылы халкы исеменнән, Айрат ФӘЙЗУЛЛИН.

Автор фотосы