Бөгелмә районы ансамбле Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашты
Яңалыклар

Бөгелмә районы ансамбле Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашты

Казанда 41нче «Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗаты фестивале узды.

Карабаш мәдәният йортының «Наза» халык фольклор ансамбле Татарстан Республикасының Бөгелмә районы данын лаеклы яклады.

Татарстан Республикасы көненә багышланган чара традицион рәвештә ачык шәһәр мәйданчыкларында үткәрелде. Фестиваль ел саен меңнән артык катнашучыны — Татарстанның муниципаль районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән гармунчы-тальянчыларны, үзешчән иҗат коллективларын җыя.

«Наза» халык фольклор ансамбле

2026 елгы концерт программасында беренче тапкыр гармунчылар һәм халык инструментларында уйнаучы музыкантлар гаиләләре, династияләре катнашты. Аерым махсус номер булып 40тан артык бала-гармунчының — халык музыкасы традицияләрен дәвам итүче яшьләрнең бергә чыгыш ясавы булды. 

К. Тинчурин исемендәге кинотеатр янындагы мәйданда ТРның халык артистлары Гүзәл Уразова белән Зәйнәп Фәрхетдинова, Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, популяр эстрада җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов катнашында зур концерт узды. Көн дәвамында «Мәхәллә» халык-гамәли сәнгать һөнәрләре ярминкәсе эшләде.

Г. Камал исемендәге театр каршындагы амфитеатрда гала-концерт булды, анда ТР һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән гармунчылар һәм үзешчән фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.