«Бөгелмә» командасы шахмат буенча «Нефть шәһәрләре Кубогы» җиңүчесе булды
Яңалыклар

«Бөгелмә» командасы шахмат буенча «Нефть шәһәрләре Кубогы» җиңүчесе булды

Шахматчыларны искиткеч нәтиҗәләре белән котладылар.

Баулы шәһәрендә шахмат буенча «Нефть шәһәрләре Кубогы» ярышлары узды, анда 77 шахматчы катнашты.

«Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр составындагы Бөгелмә командасы турнирның җиңүчесе булды.

Шәхси зачетта 1 нче урынны Ольга Турдиева алды, көмеш медальгә — Эльмира Шәфигуллина, Булат Хөснуллин һәм Азат Габидуллин лаек булды. Бронза — Илнур Идрисов һәм Есения Степановада.