«Станционный смотритель» буенча «Дуня» спектакле тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Август ахырында Пушкино шәһәрендә җәйге театрның 130 еллыгына һәм Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган Пушкин театр фестивале узды. Фестивальдә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Кемерово, Санкт-Петербург һәм Татарстаннан 14 театр катнашты.
А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры коллективы А. С. Пушкинның «Станционный смотритель» әсәре буенча «Дуня» фантасмагориясен тәкъдим итте.
Тамашачылар Татарстан Республикасының халык артисты Александр Кочетов (Самсон Вырин), Валерия Каменских (Дуня) һәм Азат Җамалетдиновның (Минский) уйнауларын лаеклы бәяләделәр, артистларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр.