Бөгелмә механика заводында «Татнефть«нең иң яхшы токарен ачыкладылар
Яңалыклар

Бөгелмә механика заводында «Татнефть«нең иң яхшы токарен ачыкладылар

Призерлар өчлегендә — Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә вәкилләре.

Һөнәри осталык ярышлары Бөгелмә механика заводы мәйданчыгында үтте. Анда Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Тольятти предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Конкурс ике этаптан торды: теоретик һәм практик этап — оештыручылар кушуы буенча деталь әзерләү. Экспертлар үлчәмнәрнең төгәллеген, тизлекне, дисциплинаны һәм хезмәт куркынычсызлыгын бәяләде.

Җиңүчеләр: Эрик Джумадилов (Түбән Кама механика заводы); Амир Курмееев («Ринпо» ҖЧҖ); Евгений Краснов — Бөгелмә механика заводының 5нче цехы инструменталь производство участогы хезмәткәре.

Призерларны тантаналы бүләкләү 5 сентябрьдә Әлмәттә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.