Кадерле якташларым, шәһәребез кунаклары!
Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бөгелмәгә шәһәр статусы би-релгәннән алып, 233 ел гомер узган. Тырыш хезмәт һәм фидакарьлек бәрабәренә Бөгелмә бу елларда киң масштаблы социаль проектларны гамәлгә ашыра, архитектура җәһәтеннән йөзен үзгәртә алды. Үзгәрешләрнең социаль юнәлешле булуы халык тарафыннан тулы яклау тапты, алга таба ышанычлы хәрәкәт итүнең нигезенә әверелде.
Бөгелмәнең икътисади үсеш перспективаларын без предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтле булуларында күрәбез. Шәһәрдә зур предприятиеләр генә түгел, ә урта һәм кече бизнес оешмаларының да тулы куәткә эшләүләрен телибез. Бөгелмәдә үзгә бер микроклимат хакимлек итә: ул социаль тотрыклылыкта, властьның барлык тармакларының да өстенлекле юнәлешләрдәге беренчел бурычларны хәл итәргә бердәм омтылуында, кешеләрнең бүгенге һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәвендә чагыла. Бу күпләрне Бөгелмәгә җәлеп итә, зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы алшартлар тудыра.
Узган еллар дәвамында без, тарихыбызның, үткән юлыбызның һәм мәдәни традицияләребезнең үзенчәлекләрен истә тотып, демократик үзгәрешләр юлында бәһаләп бетерә алмаслык кыйммәтле тәҗрибә тупладык. Халкыбызның төзү-булдыруга юнәлдерелгән рухын, үз көченә ышануын саклап калдык, төрле мәдәниятләр һәм диннәр вәкилләренең үзара ихтирамлы карашы традицияләрен үстерә алдык. Узган юлыбыз, барлык уңыш һәм казанышларыбыз гүзәл шәһәребезне, һидаятле республикабызны тагын да үстерү, туган җиребезне чәчәк аттыру өчен ныклы нигез һәм ышанычлы потенциал булып тора.
Һәммәгезгә дә тынычлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә яңа уңышлар телим. Бөгелмә җирендә шатлык, игелекләр һәм аның уңган, тырыш халкының йөрәк җылысы хакимлек итсен!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.