“Бизнес-десант” Бөгелмәгә төште
Татарстан районнары буйлап "Бизнес-десант" проекты йөри. 15 декабрь көнне алар Бөгелмә районында тукталды. Мондый очрашулар ел саен уздырыла һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү максатын күздә тота. Әлеге проект ТР Икътисад министрлыгы һәм "ТР эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды" тарафыннан эшлеклелек активлыгын арттыру, эшмәкәрләргә карата административ басымны киметү максатыннан оештырылган. Спикерлар Бөгелмә бизнесменнары...
Татарстан районнары буйлап "Бизнес-десант" проекты йөри. 15 декабрь көнне алар Бөгелмә районында тукталды. Мондый очрашулар ел саен уздырыла һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү максатын күздә тота.
Әлеге проект ТР Икътисад министрлыгы һәм "ТР эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды" тарафыннан эшлеклелек активлыгын арттыру, эшмәкәрләргә карата административ басымны киметү максатыннан оештырылган. Спикерлар Бөгелмә бизнесменнары белән җылы атмосферада очрашып, аларның килеп туган сорауларын хәл итү, проблемаларын чишү юлларын карады. Көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе - эшмәкәрләрнең эшен кем тикшерә ала дигән сорауга җавап табу.
Бүгенге көндә бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең аларны кемнәр тикшерә алуы турында консультация артыннан мөрәҗәгать итәр урыннары, алар өчен бу турыда тулы күләмдә язылган мәгълүмат чыганаклары юк икән. Тикшерүгә ничек әзерләнергә, ул ничек башкарылырга тиеш һәм тикшерү узганнан соң нишләргә? "Бизнес-десант" вәкилләре Бөгелмә эшмәкәрләренә бу турыда тулаем күләмдә аңлатма биреп узды.
Ләйсән Бикбулатова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа