Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген – Хәрби дан көне

1995 елның 13 мартында имзаланган "Хәрби дан һәм Россиянең истәлекле көннәре" дип аталган 32 нче ФЗ нигезендә, 9 август көнне Россия Хәрби даны көне билгеләп үтелә. Бу хакта вакыйгалар календаре - Calendar.ru сайты яза. Әлеге истәлекле көн рус флотының Петр I җитәкчелегендә Финляндиянең Гангут борыны янында Гангут сугышында (1714 ел),...

1995 елның 13 мартында имзаланган "Хәрби дан һәм Россиянең истәлекле көннәре" дип аталган 32 нче ФЗ нигезендә, 9 август көнне Россия Хәрби даны көне билгеләп үтелә. Бу хакта вакыйгалар календаре - Calendar.ru сайты яза.

Әлеге истәлекле көн рус флотының Петр I җитәкчелегендә Финляндиянең Гангут борыны янында Гангут сугышында (1714 ел), Россия тарихында диңгездә беренче җиңү - шведларны тар-мар итү хөрмәтенә булдырылган.

Көрәш 1704 елның 7 августында (27 июлендә) була һәм Төньяк сугышында (1700-1721) иң төп бәрелешләрнең берсе булып санала. Ул көндезге сәгать 2 дә башланып, 2 сәгать чамасы дәвам итә. Фланглардан һөҗүм ителә. Руслар, бер-бер арлы швед галераларын яулап алып торалар, һәм "Элефант" байрагын төшерә. Көрәш бик кискен була. Бер-берсенә якынлашканда, ике яктан да көчле артиллерия ут ача. Корабль пушкалары атудан туктагач, утлы кул кораллары эшкә җигелә, аннары кул көрәше - абордаж башлана.

Рәсемдә: Гангут сугышы. Маврикий Бакуа гравюрасы. 1724-1727 еллар.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса