Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең сугышчан туганнары очрашты (+ФОТОЛАР)

1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бу датаны Бөгелмә ветераннары традициягә кертеп җибәргән инде. Алар июль аенда ел саен "Сугышчан туганлык" мемориалы янында очраша. Бу юлы аларны хәрби комиссариаттан махсус чакырып алганнар. 20 хәрби хәрәкәт ветеранына истәлек медальләре тапшырдылар. Рөстәм Газизов - медальгә лаек булганнарның берсе. Ул Бөгелмә эчке...

1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бу датаны Бөгелмә ветераннары традициягә кертеп җибәргән инде. Алар июль аенда ел саен "Сугышчан туганлык" мемориалы янында очраша.

Бу юлы аларны хәрби комиссариаттан махсус чакырып алганнар. 20 хәрби хәрәкәт ветеранына истәлек медальләре тапшырдылар.

Рөстәм Газизов - медальгә лаек булганнарның берсе. Ул Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. 1999 елларда Грозный шәһәре штурмында катнашкан. Батырлык өчен медале дә бар.

- Сугышта катнашкан вакытлар әле дә тынычлык бирми. Төшкә кереп борчый. Ел саен шушында килеп сугышчы туганнар белән очрашабыз, - ди ул.

Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечен, Белорусия, Молдавия, Азәрбайҗан республикаларында, Литвада хезмәт итүчеләр билгели. Бүгенге көндә сугыш барган җирдә хезмәт итүче бөгелмәлеләр дә бар. Алар ватан алдында булган бурычын Донбаста һәм Сириядә үти.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса