Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең иң күркәм гаиләсе – Казан Кремлендә

Казан Кремлендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең җәмәгате Гөлсинә Әхәт кызы белән иң күркәм Татарстан гаиләләре өчен тантаналы кабул итү оештырдылар. Ел саен уздырыла торган әлеге чарада республиканың төрле төбәкләреннән җәмгысе 51 гаилә катнашты. Шул бәхетлеләр арасында безнең Бөгелмәдән гаиләдә өч бала тәрбияләүче Альбина һәм Рафаэль Миңнетдиновлар да бар иде....

Казан Кремлендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең җәмәгате Гөлсинә Әхәт кызы белән иң күркәм Татарстан гаиләләре өчен тантаналы кабул итү оештырдылар. Ел саен уздырыла торган әлеге чарада республиканың төрле төбәкләреннән җәмгысе 51 гаилә катнашты. Шул бәхетлеләр арасында безнең Бөгелмәдән гаиләдә өч бала тәрбияләүче Альбина һәм Рафаэль Миңнетдиновлар да бар иде.

Татарстан Республикасы Министррлар Кабинетының гражданлык актларын теркәү идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиева аңлатуынча, иң-иңнәр башта муниципалитетларда - шәһәр-район башлыклары белән уздырылган шушындый очрашуларда ачыкланган. "Нәкъ менә районнар Президентыбыз һәм аның җәмәгате белән очрашуга киләсе гаилә кешеләрен билгели. Алар - муниципаль район тормышына, аның үсешенә үзләреннән билгеле бер өлеш кертүчеләр, күпбалалы гаиләләр, законлы никахта кимендә биш ел булган парлар", - дип ассызыклый А. Шәвәлиева.

Быелгы тантаналы очрашуда Казаннан бергә 60 ел гомер кичереп, үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үткән Тукаевлар гаиләсе дә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса