Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләр тәҗрибә уртаклаша

Башкалабыз Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы җыены узды. Конгресста Татарстанның 43 районы һәм шәһәреннән, 37 регионнан һәм 19 чит ил делегатлары катнашты. Бу мәртәбәле җыенда безнең шәһәребездән - «Ак калфак» оешмасыннан миңа да катнашу бәхете елмайды. Быелгы бишенче җыенга җыелган ханымнарны, туташларны дүрт районга - Биектау, Яшел Үзән, Арча...

Башкалабыз Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы җыены узды. Конгресста Татарстанның 43 районы һәм шәһәреннән, 37 регионнан һәм 19 чит ил делегатлары катнашты. Бу мәртәбәле җыенда безнең шәһәребездән - «Ак калфак» оешмасыннан миңа да катнашу бәхете елмайды.

Быелгы бишенче җыенга җыелган ханымнарны, туташларны дүрт районга - Биектау, Яшел Үзән, Арча һәм Балтачка алып барып "Бишек туй"лары үткәрү тәртибе белән уртаклаштылар. Барысын да үз күзләребез белән күреп, искиткеч тәҗрибә алып кайттык. «Калфак туе» Казан шәһәре Ратушасында зурлап уздырылды. Анда мәшһүр татар хатын-кызларыбыз язмышы, тормышы, киемнәребезнең сакланышы турында киң мәгълүмат бирелде. Мин дә калфак тегү остаханәсендә катнашып, калфак ясап алып кайттым.

Форсаттан файдаланып, мине Бөтендөньякүләм форумга җибәрүләре өчен җирле хакимият, мәгариф бүлеге җитәкчеләренә һәм Сөмбел апа Гәрәевага зур рәхмәтемне белдерәм.

Гөлнур ХИСАМОВА, "Ак калфак" оешмасы Бөгелмә бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса