Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә – "Төзелеш мохите" (+ФОТОЛАР)

"Төзелеш мохите" кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чираттагы күчмә киңәшмә уздырды. Ул Сельхозтехника урамында төзелеп килүче йорт, Көрәш сарае, "Юность" спорткомплексында һәм капиталь ремонт программасына кергән йортлар янында булды. Сукырлар һәм начар ишетүче балалар өчен төзелеп килүче сарай ачылу алдында тора. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр...

"Төзелеш мохите" кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чираттагы күчмә киңәшмә уздырды. Ул Сельхозтехника урамында төзелеп килүче йорт, Көрәш сарае, "Юность" спорткомплексында һәм капиталь ремонт программасына кергән йортлар янында булды.

Сукырлар һәм начар ишетүче балалар өчен төзелеп килүче сарай ачылу алдында тора. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бар уңайлыклар ясалган: зур көрәш залы, душ бүлмәләр спортчыларны кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта төзүчеләр бинаның территориясен рәткә китерәләр. Әлеге спорт сарае үз ишекләрен сентябрь азагында ачачак.

Шул ук көнне тантаналы чара "Юность" спорт комплексында да узачак. Аның ачылуын бигрәк тә кечкенә бөгелмәлеләр көтә, чөнки биредә элек алар өчен йөзү буенча тренировкалар уза иде.

Бассейнга инде су тутырып куйганнар, хәзерге вакытта биредә төрле җиһазлар (чишенү-киенү шкафлары, өстәлләр, урындыклар) урнаштыру эше бара. Бу атна азагына бинаның исем тактасы да эленәчәк.

Ике спорт сараеның ачылу тантанасына ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры чакыру алган.

Муса Җәлил урамының 4 нче йорты - тарихи бина. Аның хуҗасы Вадим Денисов Бөгелмәдә узган Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр советының күчмә утырышында бизнес-омбудсмен Тимур Нагумановка әлеге йортка ремонт ясау проблемалары турында сөйләде һәм ярдәм сорады. Хәзер әлеге эш - шәһәр мэры контролендә. Элек Шакир Хәкимов (Хәким бай) йорты булып торган бина нык таушалган, аны яңабаштан буяп чыгарга кирәк. Закон буенча, бина реконструкцияләнми, үз формасын саклап калачак, аның төсе дә үзгәрергә тиеш түгел.

Горький урамындагы 1 нче йортта барган капиталь ремонт эше графиктан калыша.

- Бу мәсьәләне тиз арада чишегез, эшне тизләтегез, - диде шәһәр мэры подрядчы "Нефтяник" оешмасы җитәкчесенә.

Ә менә Лазо урамының 3 нче йортында ремонт эше гөрләп бара. Биредә "Феликс" җәмгыяте фасадны яңарта. Моннан тыш, анда Ишегалды бәйрәменә дә әзерләнәләр. Шушы көннәрдә бирегә яңа асфальт җәю планлаштырылган. Бәйрәм җомга көнне узачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса