Бөгелмәдә гаилә бәйрәме
Гаилә – ул мәхәббәт патшалык иткән дөнья. Шундый исем астындагы чара белән Ключи авыл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен каршы алдылар.
Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Аларның һәркайсы, катнашырга чакыргач, бик теләп ризалашты. Бәйрәмгә килгән халыкны Петр һәм Феврония тормышы, бәйрәмнең ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырып, аның символы ромашка булуын билгеләп үттеләр. Мохтаровлар һәм Асылгәрәевлар гаилә әгъзалары арасында конкурс оештырылды. Мухтаровлар гаиләсен – кызлары белән ана кеше, Асылгәрәевлар гаиләсен гаилә башлыгы кызлары белән яклады. Бәйрәм символы – ромашка ясау иң кызыклы һәм мавыктыргыч бирем булды. Чара барышында катнашучылар йорт, гаиләнең нәрсә икәненә инанды, тугрылык, мәхәббәт, сүзләренең мәгънәсенә төшенде һәм мәкаль белән әйтемнәр искә төшерде. Ярышта катнашучыларның һәркайсы бәйгедә җиҗүче дип табылды.
Н. ЛЕОНТЬЕВА,
Ключи авыл мәдәният йорты җитәкчесе.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа