Бөгелмәдә Гает уңаеннан күңелле бәйрәм үтте (+ФОТОЛАР)
25 июнь - Ураза бәйрәме көнне Бөгелмәнең Балалар паркында Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен күңелле бәйрәм үтте. Чарада яше, милләте һәм диненә карамастан, барлык теләге булган кешеләр катнашты. Бәйрәм тантанасы Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгышы белән башланып китте. Ул мөселман кардәшләрне Ураза...
25 июнь - Ураза бәйрәме көнне Бөгелмәнең Балалар паркында Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен күңелле бәйрәм үтте. Чарада яше, милләте һәм диненә карамастан, барлык теләге булган кешеләр катнашты.
Бәйрәм тантанасы Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгышы белән башланып китте. Ул мөселман кардәшләрне Ураза бәйрәме белән тәбрик итте һәм әлеге матур һәм күңелле бәйрәмне оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә - шәһәр хакимиятенә, Балалар паркы хезмәткәрләренә, Татар мәдәният үзәгенә, волонтерлар хәрәкәтенә, шәһәрнең актив мөселманнарына, "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Хакимият вәкиле Марат Фәрит улы Хәлиуллин Бөгелмә районы мэры Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән барлык мөселманнарны Рамазан ае тәмамлану белән котлады, барлык тамашачыларга тынычлык, бәхет һәм уңышлар теләде. "Ирхам" мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов илебездә, республикабызда, районыбызда тынычлык булсын дип, дога кылды.
Дөресен генә әйткәндә, бу көнне табигать тә бәйрәм итте. Алдагы көнне, төнне тоташка ишеп яуган яңгыр да иртәнгә туктады, бәйрәм белән котлап чыккан кояш та, чара программасы да барыбызның да күңеленә хуш килде. Тантанада бигрәк тә бала-чага рәхәтләнде. Алар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде: "Супер-Лаборатория"дә профессор Малюлькин катнашында кызыклы һәм мавыктыргыч ачышлар ясалды, хәрәкәтләнергә, йөгерергә, сикерергә яратучылар "Спорт-пати"да катнаша алды, мультфильм геройлары, курчаклар белән фотосессия оештырылды, Сабын куыклары шоуында төрле зурлыктагы һәм формадагы тылсымлы сабын куыкларын күреп булды. Шулай ук, балалар бик күп төрле викторина һәм ярышларда катнашып, бүләкләр, тәм-томнар, туңдырмаларга ия булды.
Шул ук вакытта бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - учакта әзрләнгән тәмле пылау чыгарылды, тәм-томнар белән авыз итү мөмкинлеге тудырылды. Һич арттырмый шунысын әйтә алам, ул телеңне йотарлык иде. Әзерләүчеләргә, бу саваплы эштә катнашучыларга һәм оештыручыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә.
Мавыктыргыч, кызыклы, тәмле һәм файдалы бәйрәм ахырында парктагы балаларга шарлар бүләк ителде. Алар яхшы кунак - изге Рамазан аеның китүен символлаштырып һавага очырылды.
Үзәк мәчеттән килгән мәгълүматларны кулланып, Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа