Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районында инкубация йомыркасы җитештерү буенча 9 мәйданчык булдырылачак

Бөгелмә районында нәселле инкубация йомыркасы җитештерү буенча 9 мәйданчык булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров хәбәр итте. «Быел без нәсел заводының беренче дүрт комплексын ачтык. Бу - бик зур производство. Барлыгы 9 мәйданчык булачак, бүген шуларның дүртесе эшли инде»,...

Бөгелмә районында нәселле инкубация йомыркасы җитештерү буенча 9 мәйданчык булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров хәбәр итте.

«Быел без нәсел заводының беренче дүрт комплексын ачтык. Бу - бик зур производство. Барлыгы 9 мәйданчык булачак, бүген шуларның дүртесе эшли инде», - диде Бөгелмә мэры.

Киләчәктә биредә елына 120 миллион данә йомырка җитештереләчәк.

«Әлеге предприятиедән җитди табыш керә, ягъни безнең район республика буенча 8 процентка үсеш кичерде, әгәр акчага күчерсәк, бу - 289 миллион сум дигән сүз. Киләчәктә аны ярты миллиард сумга җиткерү күздә тотыла», - диде Линар Закиров.

Предприятиедә Германия һәм Италиядән кайтартылган җиһазлар кулланыла, алар автоматик рәвештә комплекс эчендәге климатны сакларга, йомыркаларны алырга, азык таратырга мөмкинлек бирә. Кош-корт Голландиядән китерелгән. Дүрт комплексның һәркайсында - 65-75 мең кош исәпләнә. Бүгенге көндә алар көненә 45 мең йомырка сала.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса