Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар ЗАКИРОВның котлавы

Кадерле бөгелмәләр! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәребез - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бөгелмә муниципаль районында гражданлык теләктәшлеген һәм толерантлыкны, милләтара килешүчәнлекне саклау һәм төрле халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт белән карау өлкәсендә бай тәҗрибә тупланган. Шәһәрдә һәм районда 50дән артык милләт вәкиле яши, хезмәт итә. 16 мөселман,
8 православныйлар оешмасы һәм башка конфессияләр учреждениеләре эшли.
Бердәмлек - матур башлангычларның уңышлы дәвам итүенең, дәүләтчелекне ныгытуның, республикабызның һәм бөтен илебезнең куәтен арттыруның нигезе ул. Үзебезнең туган төбәгебез белән горурлану хисләре безне бүген дә, киләчәктә дә берләштерүче көч булып торсын иде!
Барлык якташларыма бәхет һәм иминлек, оптимизм, ныклык, тынычлык һәм теләктәшлек телим! Безнең уңай энергиябез тынычлыкны, иминлекне тәэмин итсен, Татарстан Республикасының динамик үсешенә нигез булып торсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, уңышлар телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса