Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә картодромы гөрләде (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә картодромында, "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе кысаларында, Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (директоры Р. Шәфигуллин) шөгыльләнүче 7 - 18 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында картинг ярышлары узды. Чара Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге ярдәме һәм...

Бөгелмә картодромында, "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе кысаларында, Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (директоры Р. Шәфигуллин) шөгыльләнүче 7 - 18 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында картинг ярышлары узды.

Чара Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге ярдәме һәм Әлмәт "БДД" дәүләт учреждениесе Бөгелмә филиалы Т. Баянова теләктәшлегендә узды.

Ярышларны тантаналы ачудан соң кечкенәләр өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторина, спорт эстафетасы узды.

Яшүсмерләрнең исә картинг детальләрен, шулай ук техник майлау материалларын ничек белүе тикшерелде. Алар картның кайбер детальләрен сүтеп-җыю буенча ярыштылар.

Соңыннан ике төркемдә: 7 12, 12 - 18 яшьлекләр арасында узышлар үтте.

Җиңүчеләргә - призлар, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Гөлнара ГЫЙБАДУЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса