Бөгелмә икмәк заводы продуктлары Россиянең иң яхшы товарлары рәтендә
Казан Ратушасында "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда "Россиянең 100 иң яхшы товары" программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Җиңүчеләр арасында 1 нче номерлы Бөгелмә икмәк продуктлары заводы да бар. Предприятиенең җитәкчесе - җирле депутат Радик Исмәгыйлев. Бөгелмәдә 1979 елдан бирле эшләп килүче...
Казан Ратушасында "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда "Россиянең 100 иң яхшы товары" программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Җиңүчеләр арасында 1 нче номерлы Бөгелмә икмәк продуктлары заводы да бар. Предприятиенең җитәкчесе - җирле депутат Радик Исмәгыйлев. Бөгелмәдә 1979 елдан бирле эшләп килүче оешмада соңгы елларда шактый үсеш күзәтелә. Шик юк, бәйгедә алынган бүләк - лаеклы бүләк.
Бәйгедә катнашырга теләк белдереп бирелгән гаризалар саны елдан-ел арта. 2004 елда 242 булса, 2006 елда аларның саны - 447. 2004 - 2015 елларда Татарстанның 4 меңнән артык товары һәм хезмәте "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесендә катнашкан. Лауреат исемен 1350 конкурсант алган.
Фотода: Бөгелмә икмәк продуктлары заводы җитәкчесе Радик Исмәгыйлев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа