Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә халкын нәрсә борчый?

Депутатлар халыкны ишетергә, аларның проблемаларын хәл итергә тели. 27 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, "Бердәм Россия" сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, партиядән сайланган депутатлар һәм партия әгъзалары халыкны кабул итте. Шундый очрашуларның берсе 30 ноябрь көнне Техника йортындагы җирле җәмәгать кабул итү бүлегендә Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Татэнергосбыт"...

Депутатлар халыкны ишетергә, аларның проблемаларын хәл итергә тели. 27 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, "Бердәм Россия" сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, партиядән сайланган депутатлар һәм партия әгъзалары халыкны кабул итте.

Шундый очрашуларның берсе 30 ноябрь көнне Техника йортындагы җирле җәмәгать кабул итү бүлегендә Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Татэнергосбыт" җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов, партиянең Бөгелмә җирле бүлеге секретаре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Леонид Яһудин катнашында үтте.

Депутатларга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була соң? Башка юл белән хәл итеп булмаган мәсьәлә белән. Ирле-хатынлы Макеевлар шәхси җылылык казаны урнаштырырга рөхсәт сорап, администрациягә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, хатлар язган. Ләкин ул үзен канәгатьләндерерлек җавап алмаган һәм шәхсән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның кабул итү көненә язылган. Очрашуда таләпне үтәргә кире каккан каршы як, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов катнашты. Ул яңа кагыйдәләр буенча, шәхси җылылык казаны урнаштырыр өчен күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең һәркайсының ризалык бирергә тиешлеген аңлатты. Ләкин Макеевлар яшәүче йортта барысы да андый үзгәрешләргә әзер түгел, "Без яшәгән подъезддагылар барысы да риза, бәлки бер подъездны гына күчереп булыр", - дип мөрәҗәгать итте алар район башлыгына. Бу мәсьәләне ничек чишәргә мөмкинлеген ачыклау эше Вахит Гарәфетдиновка йөкләнде. "Ярдәм итми калмабыз", - дип ышандырды ул яшь гаиләне.

Яшүсмер улында яман шеш табылган ана ни кичергәнен Татьяна Сидоренко яхшы белә. Берничә ел элек шешне алу өчен операция ясыйлар. Ләкин ул балага хәзер елына ике тапкыр Мәскәү клиникаларының берсендә дәвалану курслары узарга кирәк. Шуңа өстәп, шеш алынган урында яңасы пәйда булган. Татьяна ханым улын ялгызы тәрбияли икән. Аның башка барыр, сорар җире булмагач, Линар Закировка матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Сөйләгәндә күзләре яшь белән тулган ханым бу хакта оялып кына сорый. Район башлыгы Линар Закиров бу мәсьәләне хәл итүне үз канаты астына алды.

Денис Чупахин яшь эшмәкәр светодиодлы яктырткычлар җитештерү эшен башлап җибәргән. Линар Закировны ул үз товары, аның характеристикасы белән таныштырды. "Бу заманага туры килә торган яктырткычлар. Шәһәр баганаларында кулланып карау эшенә без риза", - дип белдерде Линар Закиров. Денис Чупахин үзләре җитештергән продукциянең инде бер елдан артык Зеленая Роща авлының берничә баганасыда эксплуатацияләнүен җиткерде.

Мөрәҗәгать итүчеләр исемлеге зур булды - сәгать ярымга планлаштырылган кабул итү ике сәгатьтән артып китте. Район башлыгы Линар Закиров һәркемнең мәсьәләсен уңай чишәргә сүз бирде.

Шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре авыл кешеләренекеннән аерыла икән. Икенче көнне - 31 ноябрьдә Подгорный авыл җирлегендә халыкны Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Ядран-Ойл" җәмгыяте директоры Ирек Салихов кабул итте. Соколка авылындагы мәктәпкә бару юлының начар булуы, Подгорный авылы мәктәбе бинасына ремонт таләп ителүе, балалар мәйданчыгын булдыру кебек сораулар яңгырады депутатка. Әлбәттә, бу сораулар сәгате-минуты белән хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Ләкин шулай да Дәүләт Советы депутатының аларны ишетүе һәм контрольгә алуы нәтиҗәсез булмас.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X