Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Барыбыз да – сайлауга!

Бөгелмә шәһәре һәм районы сайлау участоклары сайлау көненә әзер. Алты елга бер була торган иң җитди вакыйгаларның берсе - ил белән Президент сайлау көненә күп калмады. Әлеге чарага һәркем җитди карарга тиеш һәм күңеленә якын кандидат өчен тавышын бирергә бурычлы. - Сайлау кампаниясе төгәлләнүгә юл алды. Бөгелмәдә әлеге җитди көнгә...

Бөгелмә шәһәре һәм районы сайлау участоклары сайлау көненә әзер. Алты елга бер була торган иң җитди вакыйгаларның берсе - ил белән Президент сайлау көненә күп калмады. Әлеге чарага һәркем җитди карарга тиеш һәм күңеленә якын кандидат өчен тавышын бирергә бурычлы.

- Сайлау кампаниясе төгәлләнүгә юл алды. Бөгелмәдә әлеге җитди көнгә әзерлекне 8 кешедән торган Территориаль сайлау комиссиясе башкара. Комиссия эшләре ачык башкарыла. Барлык мөһим документлар Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырып барыла, - дип белдерде Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов.

2018 елның 1 мартына булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә шәһәрендә сайлаучылар исемлегендә - 66 673 кеше. Сайлау участоклары 28 бинада урнашкан. Алар үз эшен инде 16 февральдан башлап җибәрде. Быелгы сайлауларның бер яңалыгы ул - кешегә сайлау көнне буласы җирдә сайлау мөмкинлеге тудырылды. Моның өчен бары территориаль, участок сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәктә яисә дәүләт хезмәтләре сайты аша рөхсәт алу гына кирәк иде. Ул 12 мартка кадәр дәвам итте. 11 мартка булган мәгълүматлар буенча, Бөгелмә җирлегендә 766 гариза кабул ителгән.

Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар да әлеге вакыйгадан читтә калмасын өчен, махсус эш төркеме булдырылган. Алар составына муниципалитет вәкилләре, социаль яклау, пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре, сукырлар җәмгыяте әгъзалары кергән. Бүгенге көндә Бөгелмә районында 7 430 гражданин инвалидлык таныклыгына ия. Участок комиссиясе вәкилләре аларның һәркайсын күреп сөйләшкән. Әлеге категориягә кергән 520 кеше сайлау участогына барып тавыш бирәчәген белдергән.

2018 ел сайлауларының тагын бер яңалыгы, ул - сайлау участокларында видеокамералар урнаштыру. Нәтиҗәдә, 18 март көнне сайлау участогында барган барлык гамәлләрне интернет челтәре аша күзәтеп булачак. Шулай ук алар язылып та барачак.

Сайлаулар вакытында яңа техника да гамәлгә керәчәк. 9нчы һәм 13нче мәктәпләрдә электрон тавыш бирү комплексын, ә 2нче лицейда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын кулланачаклар.

Авыллардагы участоклар да әлеге яңалыктан читтә калмаган. Кече Бөгелмә һәм Березовка авылы халкы электрон рәвештә тавыш бирәчәк.

Авыл җирлекләрендә 17 меңнән артык сайлаучы 18 март көнне үз тавышын бирер дип көтелә.

Сайлаулардан сез дә читтә калмагыз! Без үзебезнең киләчәгебезне үзебез сайларга тиеш!

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса