Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Тема дня

“Аристократ” ресторанында кичке аш хатирәләре

Күптән түгел "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" фото бәйгесе үтте. Ул 14 февраль - Гашыйклар көненә багышланган иде. Анда шактый пар катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча ике пар - Гөлнар белән Салават Хуҗиннар (фотода - сулдан икенче) һәм Эльвира белән Илдус Сәйфетдиновлар (фотода - сулдан беренче) җиңүче...

Күптән түгел "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" фото бәйгесе үтте. Ул 14 февраль - Гашыйклар көненә багышланган иде. Анда шактый пар катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ике пар - Гөлнар белән Салават Хуҗиннар (фотода - сулдан икенче) һәм Эльвира белән Илдус Сәйфетдиновлар (фотода - сулдан беренче) җиңүче дип танылды. Аларга бәйгенең спонсоры - "Аристократ" рестораны тәкъдим иткән кичке аш сертификатлары тапшырылды. Менә инде яшьләребез ресторанда кунак булып, күңел ачып кайтканннар. Үзләрең кичерешләре белән сезнең белән дә уртаклашалар.

Гөлнар һәм Салават Хуҗиннар:

- Күптән түгел "Син бит минем бергенәм!" гаилә фото бәйгесендә катнаштык. Конкурсантлар бик күп булганлыктан, җиңүгә зур өметләр багламаган идек. Безнең өчен беренчелеккә чыгу һәм шәһәребезнең иң яхшы рестораннарының берсендә кичке аш ашау мөмкинлегенә ия булу көтелмәгән шатлык иде.

Ресторанда бик матур һәм истәлекле кич үткәрдек, ашадык, эчтек, ә иң мөһиме романтика белән тулы мохиттә вакыт үткәрдек.

Чын күңелебездән бәйгене оештыручыларга һәм аның спонсоры - "Аристократ" ресторанына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Эльвира һәм Илдус Сәйфетдиновлар:

- "Аристоркрат" ресторанында рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттык. Тәм-томнарны, үзенчәлекле ризыкларны зур канәгатьлек белән авыз иттеп карадык. Итәгатьле официантның күркәм хезмәт күрсәтүен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Әлеге бик матур һәм тыныч урын күңелебезгә хуш килде. Сихри атмосфера хакимлек итүче гүзәл бинага кабат барырбыз дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса