Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Алдынгылар мактауга лаек

7 октябрьдә Казанда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен, агросәнәгать үзмәшгульлеге, министрлык һәм ведомстволар вәкилләрен кабул итте.

Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
"Уңыш - 2014" бәйрәменә безнең районнан да муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелегендә делегация барды. Кунаклар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов, "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев, шул ук хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Фәнис Мингалимов, "Подгорный" җәмгыяте директоры Тәүфыйк Сәлахов, шәхси эшмәкәр Денис Нуждин һәм шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмиз Бәдретдинов бар иде.
Тантанада катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды. "Ул ничек тәмамланыр дигән хәвеф бар иде. Әмма Ходай ярдәменнән ташламады һәм авылларда тир түгүче кешеләрнең хезмәте безгә республиканы ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеген бирде. Ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр - барысы да шактый уңышлы. Бу - безнең авыл халкының, эшкәртүчеләрнең бик зур тырышлыгы нәтиҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты, Көнбатышның Россиягә карата санкцияләренә җавап итеп, илнең авыл хуҗалыгы тармагы көндәшлеккә сәләтле икәнен күрсәтергә тиешлеген ассызыклап: "Агросәнәгать комплексыбыз көндәшлеккә сәләтле, без базарда ихтыяҗ зур булган сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Бу мөмкинлектән файдаланырга тиешбез", - диде.
Президент әйтүенчә, авыл хуҗалыгына, аның кешеләренә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү күзлегеннән генә карарга ярамый. "Авыл халкы, авыл - ул безнең дәүләтнең нигезе. Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда тормышка ашырыла торган 30 федераль һәм республика программаларының иң күбе авылларга ярдәм итүгә юнәлдерелгәнлеген искәртеп узды ул.
"Республика җитәкчелеге һәрчак агросәнәгать комплексына ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса